Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы укучылары кошларны кайгырта

Ел саен кыш айларына аяк басу белән мәктәп укучы һәм мәктәпкәчә учреждениеләрдәге балалар кошлар өчен ярыша-ярыша җимлекләр ясыйлар. Шушы көннәрдә дүртенче санлы гимназия укучылары да кошлар өчен җимлекләр ясап элделәр.

– Без балаларны кечкенәдән үк кошлар – безнең кечкенә дусларыбыз дип өйрәтәбез, – ди дүртенче сыйныфта укучы Алисәнең әнисе Алсу Сафина. – Әлеге җимлекне без гаиләбез белән ясадык. Гади пластмасса чиләкне әтиебез матурлап кисеп бирде. Аннары кызым белән икәүләп ян-якларын бизәдек. Үзебезчә бик матур һәм файдалы булды.

– Мин җимлекне табигый материаллардан ясарга тырыштым, – ди Айша Габидуллина. – Гади генә кәгазь капны җимлек кебек итеп ясадым. Безнең өй кырыенда да шундый ук җимлек бар. Аны кошлар үз итте. Ашамлык салып торам үзләренә. Бусына да кошлар яратып килер дип ышанам.

– Ә мин үземнең җимлекне апам Рүзилә белән ясадым, – ди Солтан Гыйльфанов. – Без аны башкаларныкына ошамасын дип тырыштык. Торт савытыннан ясадык. Кышкы салкыннар башлангач, безнең җимлекләр кошлар өчен бик зур ярдәм булыр. Без аларны төрле ярмалар, ипи кисәкләре белән тулыландырып торырбыз.

– Без әтием белән яз җитсә сыерчык оясы, кыш җитсә, җимлек ясыйбыз, – ди Раяз Сәйфуллин. – Ул гына да түгел, быел безнең мунча почмагына карлыгачлар да оялады, балалар чыгардылар. Аларны күзәтергә бик кызык булды. Шулай ук тәрәзә каршында гына җимлек тә бар. Кошларның җимлеккә килүләрен карап тору- үзе бер кызык. Алар инде миннән курыкмыйлар да. Кайчан җим чыгарып өстәгән вакытымны да көтеп торалар һәм дәррәү очып киләләр.

Фото: гимназия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев