Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы телевидениесендә – яңа тапшыру

Баулы телевидениесе, Баулы муниципаль районы мәгариф бүлеге белән берлектә, “Минем булачак һөнәрем” дигән тапшырулар циклы башлап җибәрә. Без тапшыруга төрле һөнәрләр белән кызыксынучы балаларны чакырабыз. Кемдер – табиб, кемдер – программист булырга тели, кемдер киләчәктә үзен блогер итеп күрә. Өченче мәктәп укучысы Никита Гобәйдуллин журналист һәм алып баручы һөнәре белән танышты.

Телевидениедә иртәнге эш көне планеркадан башлана. Никита эш һәм беренче биремнәр буенча беренче инструктажны “Баулы-информ” җитәкчесе Евгения Левановадан алды. Ул бүгенге көндә телевидение һәм хәбәрчеләрнең ничек эшләвен аңлатты.

– Телевидениедә диктор булып эшләүче караучыларны беренче караштан ук үзенә җәлеп итәргә тиеш, – дип сөйләде ул. – Әлеге һөнәр ияләренең сөйләме дөрес, дефектларсыз булырга тиеш, тавышы матур булу зарур. Эш темпын, юнәлеш спецификасын исәпкә алып, диктор һәм журналистлар стрессларга каршы тора алу, җитезлек, такт саклау кебек сыйфатларга ия булырга, аларның сүз байлыгы булырга тиеш

Никитага “беренче эш көнендә” үк бозлавык турында сюжет һәм фоторепортаж ясау эшен йөкләделәр.

Никитаның беренче эш көне, хис-тәэсирләре турында тиздән Баулы телевидениесннән карарга мөмкин булачак.

 Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев