Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районында яшәүче Рәфкать Талиповны 90 яше белән котлаганда, кунакларның күзләре яшьләнде

Татар Кандызы авылында гомер итүче Рәфкать Талипов бүген үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыгы һәм балалары тәбрикләде.

Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илмира Хөснуллина һәм Татар Кандызы авыл җирлеге башлыгы Мәхмүт Насыйбуллин юбилее белән котлап, ветеранга ил башлыгының хатын тапшырдылар.

Тәбрикләү сүзләреннән соң, ветеранның балалары Рәфкат абыйның бала чагы, яшьлек еллары турында сөйләделәр. Аның язмышы, күргәннәре турында кечкенәдән ишетеп үскән уллары һәм кызлары ветеранның язмышы турында сөйләгәндә, котларга килгән кунакларның күзендә яшь бөртекләре күренде.

– Әти хәзер бераз авырып тора, ул сөйли алмас инде, үзем сөйлим, –ди улы Рөстәм Фәттахов. – Хәзерге авырулары аның яшь бала вакыттан ук авырлыклар күреп үсүнең нәтиҗәседер инде, Безнең әтиебез бик кырыс заманнарга эләккән кеше. Аңа дүрт яшь вакытта, ягъни 1932 елда аларның гаиләсен раскулачить иткәннәр. Әтинең сөйләгәннәре буенча, аларның мөлкәтен алырга килүчеләр, иң беренче ишегалдындагы этне атканнар, аннан абзардагы малларны куып алып чыкканнар. Яңадан килеп, гаиләне өйләреннән куып чыгарып, гаилә башлыгын Бөгелмә төрмәсенә алып киткәннәр. Шул вакытта әниләренең аш пешерә торган казанны бирмәс өчен тарткалашканы дүрт яшьлек баланың хәтеренә сеңеп калган.

Рәфкать абый үскән гаиләнең, үз йортларына тилмереп карап, анда кайта алмыйча кеше бусагасында интегеп яшәүләре, шулай булса да, туган авылдан еракка китмичә, авыр сынауларны җиңеп чыгулары үзе бер батырлык булган. Рәфкать абый озак еллар тракторда, соңрак урман хуҗалыгында эшләгән.

– Әтинең 90 яшькә кадәр яшәвенең сере бер – урман һавасы һәм умарта балы шифасы, – ди кызы Рушания Мәсәлимова. – Ул гына да түгел, безнең әти ачык күңелле, яхшы кеше булды.

Рәфкать Талиповның күпләргә үрнәк булырлык тормыш юлы хакында тулырак итеп “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев