Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы районы хуҗалыкларында яшь белгечләр хезмәт куя

Районның “Берлек” хуҗалыгы ирешкән уңышлары, алдынгылар рәтендә баруы белән генә түгел, ә үзенең яшь белгечләре белән дә тирә-як хуҗалыклар алдында дан тота. Шундыйларның берсе хуҗалыкта ирле- хатынлы белгечләр Асемгөл һәм Нурфаяз Дәүләтбаевлар.

Дәүләтбаевлар гаиләсе терлекчелек тармагында эшли. Алар яшь булуларына карамастан, тырышлык, сабыр һәм белемле булулары белән  башкаларда хөрмәт казанып өлгергән. Асемгөл мал табибы, гаилә башлыгы Нурфаяз хуҗалыкта осеменатор булып эшлиләр.

– Мин авыл баласы, гомер буе маллар асрап яшәдек, – дип сөйләде үзе турында Нурфаяз. – Махсус белемем булмаса да мин үз эшемне белеп, яратып башкарам. Бүгенге көндә минем җаваплылыкта 600ләп савым сыеры. Тиздән таналар да кушачаклар. Аларны ясалма орлыкландыру алдыннан клиник карап чыгу, орлыкландыру, буаз вакытларында күзәтеп тору, кирәк булса дәвалау һәм сау-сәламәт бозау алу безнең җаваплылыкта.

Асемгөл һәм Нурфаяз Дәүләтбаевлар һәрвакыт киңәшләшеп эшләргә өйрәнгән. Алар сүзләренчә, сау-сәламәт малдан гына сыйфатлы продукт алырга мөмкин. Бүгенге көндә алар кулларыннан килгәнчә, тырышып хуҗалыкның алдынгы булуында зур өлешләрен кертәләр.

Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасыннан укырга һәм Баулы телевидениесендә җиденче октябрь көнне карарга мөмкин булачак.

Индира Сәйфуллина

Автор фотосурәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев