Баулы районында малларның сәламәтлеген кайгырталар
Баулы районында шәхси секторда көзге чордагы ветеринар чаралар дәвам итә. Дәүләт ветеринария берләшмәсе хезмәткәрләре авыл хуҗалыгы малларын асраучыларның өйләренә барып аеруча куркыныч авыруларга каршы вакцинация үткәрәләр һәм савым сыерларын лейкозга тикшерү өчен кан алалар.
Дәүләтовларның бүгенге көндә берничә баш мөгезле эре терлекләре, алар янында кош-кортлары бихисап. Хуҗабикә Ландыш ветеринария таләпләрен үтәүне хуплый.
– Хәзерге вакытта бер савым сыерыбыз, өч үгез бар, – ди Ландыш Дәүләтова. – Ветеринар хезмәткәрләр килүгә без бер кайчан да каршы түгел, рәхмәт килеп йөриләр. Кирәк вакытта чакырсаң да вакытында килеп җитәләр. Хуплыйм, исән-сау эшләсеннәр. Итне, сөтне курыкмыйча ашыйбыз. Чиста, үзебезнеке.
Аларның күршесендә генә яшәүче Илгиз Дәүләтовларның да ике баш мөгезле эре терлеге бар. Гаилә башлыгы мал табибларын көтеп алды.
– Ветеринария хезмәткәрләре һәр елны авылга килеп малларның каннарын алып, вакцинация ясап йөриләр. Аларга рәхмәт кенә, – ди Илгиз Дәүләтов та. – Һәрвакыт маллар сәламәтлегенә дә контроль булырга тиеш. Мондый эшләрне без үзебез башкара алмыйбыз бит.
– Олы яшькә җитсәк тә маллар асрыйбыз. Ветеринарлар һәр мал асраган кешегә даими ярдәм күрсәтеп торалар. Килеп вакытында тикшереп, уколларын кадап, кирәкле вакцинация ясап торалар, – ди озак еллар үзенең шәхси хуҗалыгында мал-туар асрап яшәгән Камил Шәмсуаров. – Шуңа күрә бер дә курыкмыйча, шикләнмичә сөтләрен, итләрен балаларга, оныкларга күчтәнәч итеп җибәреп торабыз. Күрше-күләнгә дә җитә. Сыерыбызның сөте әйбәт, мулдан бирә. Үзебез дә сөтне савып алу белән җылы килеш эчәбез, итләрне курыкмыйча ашыйбыз.
Язгы һәм көзге планлы профилактик ветеринария эшкәртүләре барлык терлек асраучылар өчен мәҗбүри чара булып тора.
– Без план нигезендә ветеринар чаралар үткәрәбез. Хәзерге вакытта маллардан кан алабыз – сыерларны лейкозга тикшерәбез, шулай ук савым кәҗәләреннән дә кан алына. Тилчә (ящур) авыруына каршы вакцинация ясыйбыз, киләсе вакцинация – себер түләмәсе булачак, аннары туберкулез авыруыннан. Нәтиҗәләр буенча, әгәр ниндидер авыру ачыкланса, кичекмәстән хуҗаларга хәбәр итәбез, яңадан өстәмә тикшеренүләр үткәрәбез, – дип аңлатты Покров-Урыстамак ветеринар пункты мөдире Ирина Золоторева. – Кызганычка каршы, халыкта елдан-ел эре мал башы саны кими бара. Авыл халкы ветеринар чаралар үткәрүгә җаваплылык белән карый. Чөнки малның сәламәт булуы кешеләр сәламәтлегенә дә йогынты ясый. Әгәр терлек, мәсәлән, котыру чире белән авырый икән, терлектән кешеләргә дә йогарга мөмкин.
Бу хакта тулырак Баулы телевидениесендә һәм “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев