Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы мәчетләрендә балалар сәламәтләндерү курслары үтә

Балаларның җәйге каникуллары вакытында баулының “Гали” һәм “Өмет” мәчетләрендә дә сәламәтләндерү курслары эшләде. Җиде көнлек курслар малайлар һәм кызлар өчен аерым программа белән алып барылды.

– Август аенда оештырылган сәламәтләндерү курсларына 25 ир бала һәм егермеләп кыз бала килде, – дип хәбәр итте Баулы имам-мөхтәсибе Әнвәр Хәмитов. – Ир балалар белән күбрәк Рәсим хәзрәт Садыков шөгыльләнде, шулай ук аңа Әлмәт мәдрәсәсенең өченче курста укучы Салих исемле шәкерт ярдәм итте. Ә кызлар өчен Алсу Зыязова, Светлана Ханипова дәресләр уздырдылар, уеннар һәм ял сәгатьләре оештырдылар.
Мөхтәсибәт хәбәр иткәнчә, мондый сәламәтләндерү курслары балалар өчен кызыклы да, файдалы да итеп оештырыла. Бер килгән балалар кабат шул ук курсларга килү теләге белдерә.
– Сәламәтләндерү курслары җиде көнгә исәпләнгән. Балалар иртәнге тугыздан алып, көндезге бергә кадәр биредә, – ди Әнвәр хәзрәт. – Алар шул вакыт эчендә җәй башында узган лагерьдә өйрәнгән хәрефләрне яңадан кабатлап, өйрәнгән сүрәләрне искә төшерделәр, ныгыттылар. Аннан тыш балаларга төрле мастер-класслар оештырылды. Алар үз куллары белән әти- әниләренә, якыннарына бүләкләр дә ясарга өйрәнделәр. Малайлар мәчет янындагы зур стадионга футбол уйнарга да йөрделәр. 
Мәчет яны курсларына йөрүче балалар бер тапкыр кайнар аш белән тәэмин ителгән. Кайтып киткәндә дә кулларына күчтәнәч биреп озатканнар. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев