Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы гимназиясендә балалар яңа елны каршылыйлар

Яңа ел бәйрәмнәре гөрли. Баулы районында барлык балалар бакчаларында, мәгариф учреждениеләрендә яңа ел бәйрәмнәре уза. Кечкенә сыйныфта укучы балалар өчен шундый бәйрәм гимназиядә дә үтте.

Нәниләрнең дә, өлкәннәрнең дә иң көтеп алынган күңелле бәйрәме – Яңа ел җитә. Җыр-бию, төрле әкият геройлары катнашында сәхнәләштерелгән әкият-тамашалар, шигырьләр – барысы да бәйрәм кәефен күтәрә. Гимназия директоры Ирина Вәлитова барлык килгән кунакларны һәм укучыларны сәламләде.

– Яңа 2020 нче ел барыбыз өчен дә уңышлар китерсен. Укучылар, сезнең өчен яхшы билгеләр алып килсен, – диде ул. Котлау белән бергә ул уку алдынгыларына рәхмәт хатлары һәм спорт буенча уңышка ирешкән уналты балага ГТО значоклары тапшырды.

Балалар Кар кызы һәм Кыш бабай, ел символы Күсегә үзләренең булган сәләтләрен күрсәттеләр.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев