Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы гимназиясе укучылары тәрәзә төбендә яшелчә үстерә

Дүртенче санлы гимназиядә белем алучы 3 б сыйныфы укучылары кыш көнендә дә тәрәзә төбендә яшелчә-җимеш, чәчәк үсентеләре үстерергә өйрәнәләр.

– Көзге каникул вакытына мин үземнең укучыларыма шундый бирем бирдем. Алар нинди дә булса яшелчә-җимеш яки чәчәк орлыгын савытка утыртырга тиешләр иде, – ди сыйныф җитәкчеләре Флюра Разетдинова.–Бүгенге көндә балалар утырткан орлыклар инде үстеләр. Алар һәрберсе үзләренең нәрсә утыртканнарын, үсеш процессын күзәтеп, тикшереп, махсус дәфтәргә язып та баралар.

– Мин чәчәк орлыгы утырткан идем, – ди Айша Габидуллина. – Яз көне җитсә дә, чәчәкләргә сокланам, бүлмә гөлләрен яратам. Көн саен су сибеп, аларны тәрбияләү миңа ошый. Чәчәкле гөлләр яратам.

– Мин әнием аш пешергәндә шаярып кына бер фасоль орлыгын алып, гөл савытына утырткан идем, – ди Раяз Сәйфуллин. – Икенче савытка көнбагыш орлыгы утырттым. Көнбагышым үсмәде. Кояш җитмәде бугай. Әле фасоль үсте инде. Аның берничә кузагы да барлыкка килде. Үсемлекләрнең ничек үскәнен мин яхшы беләм. Җәй көне бакчада әниемә ярдәм итәм. Бакча зур, түтәлләр күп. Ә тәрәзә төбендә яшелчә үстерү, аеруча кызыклы икән.

Класс җитәкчеләре Флюра Разетдинова сүзләренчә, балалар һәрьяклап камилләшеп үсәргә тиеш. Бүгенге инновацион технологияләр, компьютерлаштыру заманында да балаларга яшелчә үстерү серләрен үз тәҗрибәләрендә кулланып карап үзләштерүләре мөһим.

Индира СӘЙФУЛЛИНА

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев