Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баулы электән оста бәйләүчеләре белән дан тота

Исергәп авылында гомер итүче Зәлинә Хөснуллина бәйләгән кул эшләре күз явын алырлык. Оекбашлар, бияләйләр генә түгел, бәйләнгән чәчәкләр, яшь балалар өчен йомшак олтанлы башмакларны ул кабатланмас итеп, үзе генә белгән алымнар белән бизәкләп бәйли.

– Миңа унтугыз яшь тулганда, беренче кызым туды, – ди Зәлинә Рәфгать кызы. – Шул вакытта буш вакытымны юкка үткәрәсем килми, кулыма энәләр, бәйләм җебе алдым. Аңа кадәр дә бәйли идем, тик болай ныклап мавыгып киткәнем юк иде. Без кечкенәдән үк әниләрнең, әбиләребезнең шәл, шәл читләрен бизәкләп бәйләгәннәрен күреп, кул эшләрендә ярдәм итеп үстек.

Зәлинә Хөснуллина сүзләренчә, ул якыннарына бәйрәмнәргә һәрвакыт үзенең кул эшләрен бүләк итә. Ике кызы – Гөлшат белән Айгөл дә кул эшләренә оста.

– Кайда, нинди алым белән бәйләнгән киемнәр күрәм, шуны бәйләп карыйсым килә, – ди кул остасы. – Бүгенге көндә оныгым Әдилә дә минем бәйләгәнемне кызыксынып карап тора. Кайчак үзе дә бәйләп карыйм дип сорап ала. Бик рәхәтләнеп аны да кул эшләренә өйрәтәм. Кешегә, нинди генә һөнәр иясе булса да, бигрәк тә хатын-кызга кул эшләре белү беркайчан да зыян итми.

Индира Сәйфуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев