Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баулы ата-аналарының балалар бакчасына бурычы күп

Бала әти-әнисе балалар бакчасы өчен түләмәсә дә мәктәпкәчә учреждениегә йөрүен дәвам итә ала. Тик бакча өчен айлар буе, хәтта еллар буе түләмәсәң дә була, дип фикер йөртергә ярамый.

– Бүгенге көндә ата-аналарның балалар бакчасы өчен бурычлары 355 мең сум тәшкил итә, – дип хәбәр итте безгә мәгариф бүлеге начальнигы Дарина Ганиева. – Бер яшьтән өч яшькә кадәрге баланы мәктәпкәчә учреждениегә йөрткәнгә 2967 сум түләргә кирәк, ә өчтән яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен түләү – 3252 сум. Балалар бакчасы өчен вакытында түләү зарур. Түләү һәр айның 10нчы көненнән бирелә, аны 20сенә кадәр түләмәсәң, ул киләсе айга бурыч булып күчә.

Мәгариф бүлеге мәгълүматына караганда, шәһәр балалар бакчаларының бурычы – 119 мең сумнан артык, авыл мәктәпкәчә учреждениеләрендә (шул исәптән мәктәпкәчә төркемнәр) бурыч 235 мең сумнан артып киткән. Бурычлыларның балалары бакчага йөрүләрен дәвам итә, чөнки мәктәпкәчә учреждение ата-ана гаризасыннан башка баланы бакчадан чыгара алмый.

– Мондый очракларда без, документлар җыеп, судка җибәрәбез, – ди Дарина Ганиева. – Бу очракта түләү суд аша алына. Кызганычка каршы, бала мәктәпкә укырга китеп, ата-ананың бурычы түләнмәү очраклары да бар. Мондый ата-аналарга мөрәҗәгать итеп, шуны әйтәбез: алар ягыннан аңлау булмаса, алда әйткәнемчә, судка мөрәҗәгать итәбез.

Дарина Ганиева безгә сөйләгәнчә, мәктәпләрдә мондый проблема юк, чөнки укучыларның туклануы өчен “Аксиома” бердәм системасы аша түләнә. Акча ата-ананың шәхси кабинеты аша баланың шәхси счётына күчә. Анда акча булса, сыйныф җитәкчесе мәктәпнең азык блогына алдан заявка биреп куя. Шуннан соң балага төшке аш бирелә. Шәхси счётта акча булмаса, укучы дотация (сигез сумга) хисабына бушка туклана.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев