Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бал сезоны әле ерак

Яз аеның кояшлы көннәре җитү белән умартачыларның да күңелле мәшәкатьләре башлана. Татар Томбарлысы авылында гомер итүче Рәсилә һәм Нәфис Нәбиевләр дә утыз елдан артык умартачылык белән шөгыльләнә.

Быелгы яз үзенчәлекле килде. Май ае салкыннары бакчадагы һәм болын-кырлардагы чәчәкләрне алды. Шулай да умартачы Нәфис Нәбиев яхшыга өметләнә, умарталарны карасаң, җитәрлек бал уңышы алуга ирешеп була дип саный. 


– Әле кичә, бүген генә кортлар оча башлады. Быелгы яз нишләптер салкынчарак, көннәре дә гел бозылып тора. Шунлыктан чәчәкләр дә коелып бетте, иртән торуга суыклар, кырау төшкән була, – ди Нәфис Нәбиев. – Балның ничек буласын белеп булмый инде. Бәлки булыр да, бәлки юк та. Бал булу – ул бит умарта үрчегәнгә дә карый. Көчле умарта булса, бал җыя ул. Көче булмаса, кайбер чагында үзенә дә җыя алмый кала. Шуңа умартаны үрчетергә, карарга кирәк, тәрбияләргә кирәк инде. 


Умарта үрчетү – ул мавыгу белән бер. Нәбиевләрнең дә уйнап кына бер баш умартадан башлаган эшләре утыз елдан соң зур умарталыкка әверелгән. Елы-елы белән умарта саны илледән дә артып китә икән.


– Кызылъярдагы өчтуган апа умартачы иде. Ул безгә бүләк итеп бер оя умарта бирде. Шуңардан башладык та инде без. Шуның белән “чирләдек” дисәм дә була. Аларсыз торып булмый хәзер, – дип сөйли гаилә башлыгы.– Бер тапкыр бетергән идек без аларны, авылдан шәһәргә, аннары шәһәрдән кире авылга күченеп йөрегән вакытта. Аннары яңадан күтәрдек.


Нәбиевләр бүгенге көндә зур тәҗрибә туплаган умартачылар. Гадәттә алар умарталарны парлашып карыйлар. Гаиләдәге дуслыкны, татулыкны да бал кортлары сизәргә сәләтле ди хуҗалар. Ә балны билгеле бер вакытта гына аерталар.
– Без балны гел бер вакытта аертабыз. Июль азагында, август башында, – дип дәвам итте Нәфис Нәбиев. – Әле сары чәчәк – тузганактан бал җыялар. Аны ташыганнары күренеп тора, сап-сары, сорырак төстәге серкәне аякларына урап алып кайталар алар. Нинди чәчәк бар – шулардан, кыргый алмагачлардан бал җыялар. Алар бит нәрсә чәчәк ата, шуңа утырып, шуннан җыялар инде. 
– Балны күбрәк үзебезнең гаиләбез өчен, балаларга тотабыз инде, – ди Рәсилә ханым. – Шулай ук күчтәнәчкә дә таратабыз.
Умарта кортларына ни җитми? Умарта оясындагы ишекне ни өчен зур итеп ачарга кирәк? Бал кортларының серен белеп бетереп буламы? Бу хакта тулырак “Хезмәткә дан” газетасы битләрендә укырга мөмкин.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев