Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Айрат Хөсәинов: “Кайда тудым, шунда кирәк мин!”

Калагамы, әллә салагамы? Кайда төпләнеп яшәсәң отышлырак? Гаилә корган яшьләрнең күбесе, әлбәттә, шәһәр җиренә китеп төпләнү җаен карый. Ә икесе дә Татар Кандызы авылында туган Лиана белән Айрат Хөсәиновлар үз тормышларын авылда коруны өстенрәк дип тапканнар.

Авыл егете нык булырга тиеш

Айрат Динус улы 1992 елда туган. Татар Кандызы авылы мәктәбен яхшы билгеләренә генә тәмамлаган. 
– Минем фикеремчә, авыл җирендә туып-үскән егет “нык” булырга тиеш. Ул “нык” дигән сүзгә халкыбызның “Ир-егеткә җитмеш төрле һөнәр дә аз” дигән әйтеме дә туры киләдер, – ди Айрат Хөсәинов. – Авыл баласы кечкенәдән эш белән чыныгып, ныгып үсә бит, тормыш авырлыкларына да башкачарак карый, күндәмрәк тә була димме соң. Кечкенәдән үк шәһәр җиренә күңелем ятмады, чын авыл кешесе мин.
Айрат, мәктәпне тәмамлау белән, армия сафларына китә. Ул 2011-2012 елларда Хабаровск өлкәсенең Ерак Көнчыгышында Россия Кораллы көчләрендә хезмәт бурычын үти.


– Авылда үскән балалар күндәмрәк тә була. Кирәк икән, димәк, кирәк! Син бармасаң, кем барыр, дигән девиз белән тәрбияләнгән бит әле без, – ди Айрат Хөсәинов. – Хәрби хезмәт юлын сапёр буларак үттем. Анда эләгүем белән горурланам. Чөнки сапёр – армиядә мөһим һәм кирәкле һөнәр. Сапёрлар төрле шартлаткычларны табу һәм зарарсызландыру белән шөгыльләнә, алар гаскәрләрнең куркынычсыз хәрәкәтен тәэмин итә. Армия хезмәтенең дүрт ае калгач, мине Уфа шәһәренә күчерделәр һәм мин хезмәтемне шунда тәмамладым. 


Айрат армия хезмәтеннән соң бераз вакыт үзен “эзли”. Шулай да авылдан читкә китү турында уйламый. Ничек тә авылда калып, халыкка кирәкле дә булып, шул ук вакытта үсештә дә булу теләге була яшь егеттә. Ул авыл мәдәният йортына эшкә килә.

Бәхетне читтән эзләргә кирәкми

Айратның булачак тормыш иптәше Лиана Эдуард кызы да 1993 елда Татар Кандызы авылында туа, биредә белем ала. Алабуга мәдәният һәм сәнгать училищесын тәмамлый. Авыл мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшкә кайта. 
– Без бер-беребезне мәктәп елларыннан ук белә идек, шулай да безне сәнгатькә гашыйк булу кавыштыргандыр дип уйлыйм, – ди Лиана Хөсәинова. – Мин дә үз авылыма гашыйк, читкә китүне башыма да китереп карамадым. Авыл тормышын яратам. Бәхетне читтән эзләргә кирәкмидер дә, бәхет һәр кешенең янында гына буладыр кебек. Аны күрә, тоя белергә кирәк.
Лиана белән Айрат, 2016 елның август аенда никах укытып, гаилә коралар. Яшь гаилә башта карт әбиләре өендә яши, соңрак фатир сатып ала.
 

Сәхнә – чир кебек

Айрат та, Лиана да балалар бакчасында йөргән вакытларында ук сәхнә “тәмен” тойганнар. Мәктәптә дә бәйрәмнәр алардан башка үтмәгән дисәк тә, арттыру булмас. 

– Мәктәптә укыган вакытта вак-төяк бәйрәмнәрне бергәләп оештыра идек инде, – ди Айрат Хөсәинов. – Ә менә сәхнә чире миндә чын-чынлап “Росточек” дигән конкурстан соң башланды бугай. Ул Баулыда булды. Безнең укытучыбыз Илгизә апага рәхмәтлемен. Аның белән бик нык әзерләнгәнемне хәтерлим. “Тик туган җирдә генә” дигән җыр белән катнашкан идем мин анда. Призлы урын алып кайттык.


Айрат сүзләренчә, армиядән кайтып, мәдәният йортына эшкә урнашу аның тормышын, бүгенгесен һәм киләчәген хәл иткән адым булган. 
– Мәдәният йортында эшли башлауга мин шуны аңладым: бу һөнәр – минеке, – ди Айрат. – Бүгенге көндә без үзебезнең зур булмаган коллектив белән халыкка хезмәт итәбез, төрле җәмәгать эшләрендә катнашабыз, бер сүз белән әйткәндә, халык бергә сулыш алырга өйрәндек. 
Бүгенге көндә Айрат Хөсәинов – зур сәхнәләрдә байтак тәҗрибә туплаган мәдәният хезмәткәре. Ул еш кына район данын чит өлкәләрдә, республикада яклый.
– Дәрәҗәле телевизион проектларда катнашу – зур җаваплылык та сорый. Без ел саен “Безнең заман” дип исемләнгән эшче яшьләр иҗаты ачык республика фестивалендә катнашабыз. 2021 елда шул фестивальдә катнашып, өченче урын алдым. Бу бик зур уңыш дип саныйм, чөнки анда бик күп сәләтле яшьләр килә, – дип сөйләде Айрат. – Шулай ук Әлфия Афзалова исемендәге җыр конкурсында катнашып, яхшы бәя алдым. Кызганычка каршы, коронавирус пандемиясе сәбәпле, аның финалына бара алмадык. “Татар моңы” фестивале дә дәрәҗәле бәйге, шулай ук Җәвит Шакировның “Кәмит Җәвит” тапшыруында аулак өйдә катнаштым. Быел Казанның филармония концертлар залында да җырлау бәхете елмайды. Аның өчен якташыбыз Вил Усмановка рәхмәтлемен. Ул Баулы “Якташлар” концертын оештырды. Баулыда һәм Казанда ике көн зур концертлар үтте. 
Шуны да әйтеп үтү урынлы булыр: Айрат узган ел, үзенең иҗат төркемен туплап, якын-тирә авылларда хәйрия концертлары оештырды. Аннан тупланган акчаларны махсус хәрби операциядә катнашучы якташларга тапшырды, авыру балаларга дәвалау курслары үтәр өчен бирде.

Мәдәният йортында авыл сулышы

Халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын торгызу, булган бәйрәм чараларын дәвам итү, яңаларын халыкка кызыклы итеп бирә белү – болараның барысын да Айрат Хөсәинов Татар Кандызы авылы мәдәният йортында булсын дип эшли. Соңгы берничә елда директор вазыйфасын үтәп, үзенең ышанычлы, сәләтле хезмәт коллективын булдырган ул.
– Безнең эштә бер генә кеше эшли алмый. Без бергә булсак кына, халык өчен файдалы була алабыз, – ди ул. – Бүгенге көндә авыл мәдәният йортында эшне балалар бакчасы нәниләренә дә, мәктәп укучыларына да, эшче яшьләргә, өлкән буын кешеләренә дә кызыклы булырлык итеп оештырырга тырышабыз. бездә төрле түгәрәкләр эшли, халык театрыбыз бар. Безнең девиз – авыл халкы белән бер дулкында яшәү. Татар Кандызы халкына гына хас булган уникаль бәйрәмнәребез бар. “Кышкы Сабантуй”, “Урамнар буйлатып, гармуннар уйнатып” дигән чараларны халык көтеп ала. Соңгысы бигрәк тә күңелле үтә. Аны бе, гадәттә, көзге урып-җыю эшләре тәмамлангач оештырабыз. 
Татар Кандызы авылы мәдәният йортында 2022 елда дәүләт программасы нигезендә капиталь төзекләндерү үткәрелгән. Шуннан соң, Айрат Хөсәенов сүзләренчә, авыл тагын да җанланып киткән.
Үз һөнәреннән кала, Айрат быел авыл мәктәбендә билбаулы татар көрәше түгәрәген дә ачып җибәргән.


– Мин кечкенәдән үк көрәш ярышларында да байтак катнаштым. Тик нигәдер җыр һәм сәхнә якынрак булды күңелгә, – ди Айрат Хөсәинов. – Үзебезнең авылда, якын-тирә авылларда Сабантуйларда көрәшеп, призлы урыннар еш ала идем. Шуңа күрә, көрәш өлкәсендә дә азмы-күпме тәҗрибәм бар, кечкенә малайларга көрәшнең серләрен өйрәтүне максат итеп куйдым. Бу юнәлештә дә сынатмаска иде. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев