Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Юлбарыс елына йолдызнамә

2022 елга йолдызлар фаразы.

КУЧКАР. 2022 ел сезнең өчен зур үзгәрешләр елы булачак. Соңгы ике елда булган уңышсызлыклар артта калачак. Ел башында бераз кәефегез китеп торса да, язга таба барысы да тамырдан үзгәрәчәк. Барлык башлангычларыгыз уңышка ирешер. Энергиягез артыр. Акылга таянып эш итүегез, максатчан булуыгыз төрле өлкәләрдә уңышка юл ачар. Һөнәри өлкәдә күтәрелү көтелә, бу исә финанс мәсьәләләрен хәл итәр. Гаилә мөнәсәбәтләрендә фикер каршылыгы ихтималы зур. Тормыш иптәшегез белән уртак тел табу-тапмау бары сездән генә торачак. Шуңа күрә юл куегыз, сабыр булыгыз. Сәламәтлеккә килгәндә, иң элек, дөрес туклануга игътибарны арттыру киңәш ителә.

ҮГЕЗБОЗАУ. Шәхси тормышта да, һөнәри өлкәдә дә уңышлы ел килә. Моңа кадәр күңелегезне тырнап торган проблемалардан котылырсыз. Тик язмыш борылышларына әзер торыгыз: уңыш белән уңышсызлык чиратлаша. Үз дигәнегезгә ирешер өчен, шактый тырышырга туры килер. Шулай да, тормыш тәҗрибәгез, бар нәрсәгә игътибарлы булуыгыз дөрес юнәлештә барырга ярдәм итәр. Җәйнең соңгы аенда ял итеп алыгыз, бу – максатларыгызга ирешү өчен көч җыю вакыты. Чөнки көзгә таба, фикердәшләр табып, яңа эшкә алынырсыз. Тик, документлар белән эш иткәндә, игътибарлы булыгыз. Ел ахырында финанс муллыгы көтелә, тик чыгымнарыгыз да күп булыр. Алар күченү, төзелеш эшләре белән бәйле.

ИГЕЗӘКЛӘР. Алсу күзлекләрне салып, чынбарлыкны күрергә вакыт җитте. Хыялланудан туктап, эшкә тотынырга кирәк. 2022 ел – чагыштырмача авыр ел булса да, һөнәри өлкәдә перспективалы. Шулай да, шик уята торган килешүләрдән ерак тору киңәш ителә. Күпләрнең керем чыганаклары артыр. Тик акчаны җилгә очырудан сакланыгыз. Шәхси тормышка килгәндә, ялгыз Игезәкләрне яңа танышулар көтә. Гаиләле кешеләрдә тулы гармония хөкем сөрер. Тик кәефегез еш үзгәреп тору якыннарыгыз белән фикер каршылыгы тудырыр, сабыр булыгыз. Өйдәге атмосфера сезнең кәефкә бәйле булуын онытмагыз.

КЫСЛА. Тотрыксыз ел артта кала. 2022 елның беренче яртыеллыгында таулар күчерергә әзер булырсыз, килеп чыга да кебек. Чөнки сез үҗәт һәм тәвәккәл. Яңа танышулар, сәяхәтләр, өстәмә белем алу өчен уңайлы чор. Уңышларыгыз канәгатьлек хисе белән бергә финанс үсеше дә алып килер. Җәй урталарында кәеф төшенкелеге булып алыр. Бу чорда килешүләр төзү, зур әйберләр сатып алу киңәш ителми. Аның каравы, көз айларында тормышыгыз тамырдан үзгәрер. Элегрәк уйлап йөргән ниятләрегезне тормышка ашырырга җай чыгар. Декабрь ае аеруча уңышлы булырга охшап тора. Ниһаять, күптән көткән нәтиҗәгә ирешерсез. Сәламәтлек өлкәсенә килгәндә, профилактика чараларын күрү зыян итмәс.

АРЫСЛАН. 2022 елның беренче яртыеллыгы мөстәкыйльлек чоры булыр, чөнки бар мәсьәләне үзегезгә генә хәл итәргә туры килер, партнёрларыгыз ярдәменә өметләнмәгез. Карьерада һәм бизнеста эчке сиземләвегезгә таяныгыз. Җәй айларында яшерен дошманнарыгыз пәйда булуы бар. Көз – чагыштырмача тотрыклы вакыт. Күпләр яшәү һәм эш урынын алыштыру турында уйлана башлар. Моны декабрьгә яки 2023 елга калдырып тору хәерлерәк. 2022 ел энергетик яктан бик үк яхшы булмас. Шуңа күрә тулы кыйммәтле ял һәм туклану мөһим.

КЫЗ. Әйләнә-тирәдәгеләр белән мөнәсәбәтләрне җайлау уңышка нигез булыр. Чөнки максатларыгызга берүзегез генә ирешүе кыен. 2022 елда Кызларга ораторлык сәләтен күрсәтергә җай чыгар. Фәнни эшчәнлектә, эшлекле сәфәрләрдә уңыш юлдаш булыр. Гыйнвар ахыры – февраль башында берникадәр кыенлыкларга юлыгырсыз. Сез аларны, гадәттәгечә, җиңел генә хәл итә алырсыз. Аеруча мөһим эшләрне июль урталарында башлап җибәрү хәерлерәк. Август аенда чыгымнарыгызны контрольдә тотыгыз, юк-барга акча түкмәгез. Икенче яртыеллыкта хроник ару һәм күңел төшенкелеге күзәтелергә мөмкин, ял итеп алыгыз.

ҮЛЧӘҮ. Киләсе елда Үлчәүләр баш-аяклары белән эшкә чумар. Һөнәри үсеш яңа эшләргә илһамландырыр. Эчке сиземләвегез, лидерлык сәләтегез артыр. Бер сүз белән әйткәндә, һөнәри өлкәдә барысы да тәртиптә булыр, керемегез артыр. Акчаны кысып тоткан вакытлар артта калыр.  Тик, эш дип, гаиләгезне дә онытып бетермәгез. Якыннарыгыз сезнең кайгыртуга мохтаҗ, июнь аенда бигрәк тә. 2022 елда начар гадәтләрдән арыну зарур. Спорт белән шөгыльләнү, диетик туклану һәм сәламәтлекне даими кайгыртып тору файдага гына булыр.

ЧАЯН.  2022 ел – күңел түрегездә йөрткән хыялларыгызны тормышка ашырыр өчен менә дигән вакыт. Чөнки сез – максатчан, энергиягез ташып тора. Юлбарыс елында нәкъ менә шундый кешеләргә уңыш юлдаш булыр. Уңай үзгәрешләр һөнәри өлкәдә дә, шәхси тормышта да көтелә. Финанс мәсьәләләрен хәл иткәндә, эчке сиземләвегезгә таяну ярдәм итәр. Киләсе ел сәяхәт итү, гаилә кору, бала табу, яшәү урынын алыштыру өчен менә дигән вакыт. Аеруча мөһим мәсьәләләр һәм чаралар өчен июнь ахыры – июль башы   кулай. Сәламәтлеккә килгәндә, беренче яртыеллыкта барысы да тәртиптә булыр. Ә менә икенче яртыеллыкта үзегезгә игътибарны арттыру зыян итмәс.

УКЧЫ. 2022 елда йорт-хуҗалык мәсьәләләре беренче урынга чыгар. Ремонт ясау уе белән янарсыз. Иҗади Укчыларга аеруча уңыш елмаер. Июнь-июль айларында сәяхәтләрдә, әйләнә-тирәдәгеләр белән аралашканда, килешүләр төзегәндә, сүзегезне үлчәп сөйләгез. Сентябрьнең икенче яртысында эшлекле тәкъдим булыр, баш тартмагыз. Ул сезнең бәхетле киләчәгегезгә нигез булыр. Ноябрь башында карарлар кабул иткәндә сак булыгыз, акылга таянып эш итегез. Сәламәтлеккә килгәндә, яз көне хроник авырулар баш калкытырга мөмкин. Шуңа күрә физик активлык, җәяү йөрү, саф һавада булу кәефегезне яхшыртыр.

КӘҖӘМӨГЕЗ. Сезне үзгәрешләр елы көтә. Яңа максатлар куеп, яңача яши башларсыз. Элеккеге тормыш рәвешегез белән бөтенләй уртаклыгы булмаган дөньяга чумарсыз. Эш сәфәрләре, килешүләр күп вакытыгызны алыр. Һөнәри өлкәдә, бизнеста активлык күрсәтүегез социаль хәлегезне яхшыртыр, керем чыганакларыгызны арттырыр. Шәхси тормышыгыз да күңелле вакыйгаларга бай булыр. Август аенда отпуск алу киңәш ителә. Хроник авырулары булган кешеләргә профилактика чараларын истә тоту зарур.

СУКОЯР.  Киләсе елда, уңышка ирешер өчен, баш күтәрми эшләргә туры киләчәк. Тик, эмоцияләргә бирелеп, планнарыгызны үзгәртмәгез. Шулай ук юк-барга акча туздырмагыз. Август урталарында эшмәкәрләргә акча белән бәйле операцияләрдән тыелып торыгыз. Ә менә сентябрь һәм октябрьдә уңышлы килешүләр, сатып-алулар фаразлана. Декабрь урталарында сөенечле вакыйгалар көтелә. Күпләр югары хезмәт хакы булган яңа эш урыны, яңа дуслар табар. Тик ай ахырында сәламәтлеккә игътибарны арттырырга киңәш ителә. Сәламәт тормыш рәвеше белән яшәү, дөрес туклану, физик күнегүләр файдага булыр.

 БАЛЫК. Гомумән алганда, 2022 елда күп кенә күңелле вакыйгалар булыр. Тик, гыйнвар ахырларында эш урыныгызны алыштыру теләге туарга мөмкин. Борчылмагыз, февраль урталарында барысы да җайланыр. Энергетик потенциалыгыз арту сәбәпле, лидерлык сәләтегез ачылыр, эчке сиземләвегез көчәер. Артык эшлекле булуыгызны кайберәүләр тупаслык дип кабул итәргә мөмкин. Шуңа күрә максатларыгызга ирешүдә башкаларга мәрхәмәтлерәк булыгыз. Ноябрь ахырларында низагка кермәгез, сәламәтлек кадерлерәк. Дөрес карарга килүегез нәтиҗәсендә декабрь урталарында барысы да үз эзенә төшәр. Елны яхшы кәеф белән тәмамларсыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев