Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Юлбарыс елы: ничек каршыларга, ни көтәргә?

Якынлашып килүче 2022 ел Юлбарыс елы булачак. Соңгы Юлбарыс елы нинди вакыйгалары белән истә калган.

Юлбарыс елында кемнәр туган?

Озак та калмады, тиздән Үгез елын Юлбарыс алыштырачак. 1974, 1986, 1998, 2010 — болар барысы да шул билге астында узган еллар.

Дөнья күләмендә танылган Мерилин Монро, Агата Кристи, Карл Маркс, Людвиг ван Бетховен, Шарль де Голль, Марко Поло, Мария Стюарт, Никколо Паганини, Оскар Уайльд, Деми Мур, Леонардо Ди Каприо - төрле елларда Юлбарыс елында туган шәхесләр.

Ә Россия йолыдызлары арасында ул — Алишер Моргенштерн, Глюкоза, Григорий Лепс, Лия Ахеджакова, Вячеслав Зайцев.

Татарларга килгәндә, Айгөл Бариева, Лидия Әхмәтова, Рамил Гарифуллин, Ләис Зөлкарнәев, Рифә Рахман, Сания Әхмәтҗанова, DJ Radik, Илназ Сафиуллинның үз еллары җитә быел.

Узган Юлбарыс елы ничек истә калды?

Узган 2010 елда – Юлбарыс елында нинди мөһим вакыйгалар булды соң?

1. 2010 елның 25 мартында Рөстәм Миңнеханов Президент вазыйфасына керешә.

2. Россиядә бу вакытта Дмитрий Медведев Президент була.

3. Җәйге аномаль эссе һава торышы авыл хуҗалыгына бик зур зыян сала. Корылык аркасында миллион гектарларга сузылган мәйданда урманнар яна.

4. 2010 елның октябрендә җанисәп үтә.

5. Нәкъ менә шушы елдан башлап иске машиналар утилизация программасы эшли башлый.

6. 4 гыйнварда Дубайда кеше төзегән иң биек манара – 828 метрлы Бурдж-Халифның тантаналы ачышы була.

7. Әйтү өчен бик кыен булган, 200 ел йоклаган Исландия вулканы — Эйяфьятлайокюдля уяна.

8. Апрельдә iPad планшеты сатыла башлый.

9. 2010 елның 1 сентябрендә Барак Обама Гыйрактагы Америка хәрби операциясен рәсми тәмамлау турында игълан итә.

Киләсе елдан ни көтәргә?

 

2022 елда нинди Юлбарыс килер соң? Көнчыгыш календаре буенча, киләсе ел озак вакытлар хыялларда гына калган якты, матур, урыны белән көтелмәгән вакыйгаларга бай булачак.

Ел хуҗасының стихиясе — су. Киләсе елда эшне, фатир, яшәү урынын алыштыру берни тормый. Бары тик алга! Хәтта башка җиргә күчеп китү вариантын да карарга була.

Юлбарыс — көчле холыклы хайван, аның белән сак булу киңәш ителә. Ул маҗаралар ярата, курку хисен белми. Стихиясе су булу аны әзрәк басып тора, тынычландыра.

Ничек каршыларга?

Яңа ел алдыннан өегезгә булачак ел символы алып куйсагыз әйбәт. Пыяла яисә хрустальдән эшләнгән булса, тагын да яхшырак, бу әзме-күпме суга ишарә дә булып тора. Өйне бизәгәндә табигый материаллардан эшләнгән әйберләр куллану отышлы: чын чыршы яисә нарат ботаклары, күркә.

 

Яңа ел кичен быел өйдә, гаилә, якын туганнар белән каршыларга киңәш ителә. Юлбарыс артык тавыш яратмый, аңа өй җылысы булуы мөһим.

Яңа елны каршылау өчен күк, зәңгәрнең бөтен төсмерләре, кара, соры, аксыл көрән төсләр кулай. Юлбарыс елын җәнлек йоныннан, тиресеннән эшләнгән киемнәр һәм аксессуарлардан каршыларга ярамый. Ел хуҗасының ачуын чыгаруыгыз бар. Агач яки металлдан эшләнгән бизәнү әйберләре яхшырак булачак. Өстәлегезгә текстиль эскәтер ябып, һәр кунакка җитен тастымал кую да яхшы. Буйлы-буйлы юлбарыс тиресе төсмерләрен кабатлап, декорга коңгырт төсләр өстәү дә килешәчәк.

Чиста өйдә Яңа елны каршы алу үзе бер рәхәт. Шуңа күрә бәйрәмгә бераз алданрак әзерләнә башлап, юып-җыеп чыгыгыз.

Яңа ел табынында ит, итле ризыклар никадәр күбрәк булса, шуның кадәр яхшы. Кем нинди ит ярата, монда чикләүләр юк. Ел хуҗасы ни дисәң дә ерткыч җәнлек.

Нумеролог: «Киләсе елга безне күп эмоцияләр көтә»

Юлбарыс турында психолог-нумеролог Энҗе Гарифуллина сөйли.

Табигатьтә бара торган бөтен процесслар да саннар белән бәйләнгән. Бу хакта Пифагор да сөйләгән. Кеше психикасында барган процесслар да саннар белән бәйле. Саннар тамгалар системасында билгеле бер урын алып тора.

2022 елның төп саны — 6 (2 0 2 2=6). Ул җаваплылыкны кабул итү, батырлык һәм кыюлыкны аңлата. Киләсе ел чыдамлылыкка тикшерәчәк. 2022 елның алдан әзерләнергә кыен булган, көтелмәгән үзгәрешләр, борылышлар алып килүе дә ихтимал.

Нумерологиядә 6 саны — көчле сан. Ул тотрыклылык һәм ышаныч билгесе дә. Шул ук вакытта 6 саны куб белән дә ассоцияләштерелә. Ул камиллек, матурлык һәм сәламәтлек символы да. Узып баручы ел безгә бик күп яңалыклар алып килде — бик күп локдауннар булды. Хәзер исә шул темпка ияләшеп, яңа тормышка ияләнә башларга вакыт.

2022 елда 2 саны өч тапкыр очрый. Ул фәрештәләр саны, ышаныч. Киләсе елда кылган барлык изгелекләр дә кире кайтачак. Фәрештәләр безгә ярдәм итеп торачак. Шул ук вакытта 2 санында булган көчсезлеккә дә бирешмәскә кирәк. Әлеге сан йогынтысы астында кеше агым буенча бара икән, үз бәхете өчен көрәшми башлый. Икеле санының өч тапкыр кабатлануы инициатива һәм тәвәккәллек, сүзләрдә дә, гамәлләрдә дә намуслы һәм гадел булып калырга кирәклеген ассызыклый.

Юлбарыс елында безне бик күп эмоцияләр көтә. Үз хисләреңне һәм эчке сиземләүне дә тыңларга кирәк. 2022 елда үз хисләрегезне арканларга тырышмагыз, аларга ирек бирегез. Юлбарыс елы гаилә төзү, уку һәм үзеңнең кем икәнеңне ачыклау өчен яхшы вакыт. Йога белән шөгыльләнә башласагыз да була.

Юлбарыс елында туган кешеләргә финанслары белән сак булырга киңәш ителә, бу якны контрольдә тотарга кирәк. Юлбарыслар өчен бер генә акча эшләү ысулы бар — бу даими һәм намуслы хезмәт. Шулай ук бу елда күчемсез милек яки машина сатып алу мөмкинлеге дә бар. Төп чыгымнар җәй көне көтелә, моңа әзер булыгыз.

Кешеләр белән аралашкан вакытта аларны аңларга һәм дипломат булып калырга тырышыгыз. 2022 ел актив булган һәм көчләрен акча эшләүгә юнәлтелгән кешеләр өчен уңышлы булырга охшап тора. Шулай да моңа җиңел акыл белән карап, уңышка ышанып кына ятып булмый. Килеп кергән керемнәрегез белән сак эш итегез, артыгын киләчәк өчен янга калдыру да яхшы булыр. Көтелмәгән чыгымнарны булдырмаска тырышыгыз.

2020-2021 еллар — көрәш еллары булды. 2022 ел җиңеп чыгуларга адаптация елы булачак. Татарстан Россиянең әйдәп баручы төбәкләренең берсе булып калачак.

2022 елда булачак һәр яхшы вакыйгага рәхмәтле булыгыз!

Фото: /pixabay.com

Чыганак: интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев