Йолдызнамә (8–14 август)
Баулыларга бу атнага йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?
Кучкар (21.03 – 20.04)
Бу атнадагы кайбер сәеррәк хәлләрнең кайтавазы да булыр әле. Бераздан… Эштә белмәгәнлектән түгел, ә алҗыганлыктан аз гына хата ясалырга мөмкин. Ләкин ул бик тиз онытылыр.
Үгезбозау (21.04 – 20.05)
Шәхси тормышта уңай үзгәрешләр өчен искиткеч шәп вакыт! Сезгә һәр эшегездә гел уңай килеп торачак. Матди хәлегез яхшырып, кибетләрдә бер акчага, бер товарга карамыйча гына, рәхәтләнеп йөри башлаячаксыз.
Игезәкләр (21.05 – 21.06)
Тормышка тынычрак, гадирәк карарга, бөтенесен үзегезгә алмаска тырышыгыз. Хыялланудан туктамагыз. Могҗизага ышанмый башлагач кына өметләрегезнең акланып куячагын белеп торыгыз.
Кысла (22.06 – 22.07)
Җитәкчегез белән сүз көрәштермәгез. Сезнең хаклы булуыгызны инде бик тиздән тормыш үзе күрсәтәчәк. Атна уртасында күңел күтәренкелегенә китерердәй матур гына хәлләр булып алачак.
Арыслан (23.07 – 23.08)
Кыю гына бер планыгыз һич көтмәгәндә тормышка ашып куяр. Бу үзегезне бик бәхетле кеше кебек хис итүгә китерер. Гомумән, күңелегезне борчып торган әйберләр гүя эреп юкка чыгар.
Кыз (24.08 – 22.09)
Нишләптер кеше янына чыгудан тартылу хисе барлыкка килер. Шуңа күрә дусларыгыз оештырган очрашудан да баш тарту теләге уяныр. Әле ярый икеле-микеле уйларыгызны таратуга сәбәп чыгар…
Үлчәү (23.09 – 23.10)
Атна буе эшләрегез бик күп булыр, кайвакыт алардан туеп та кителер. Ләкин сер бирергә ярамый! Яшерен мөмкинлекләрегезне (ә алар сездә байтак) эшкә җигегез дә – алга!
Чаян (24.10 – 22.11)
Кешеләр белән бик күп аралашырга туры килер. Бу исә үзегез өчен кирәкле ниндидер серләргә төшенү мөмкинлеге бирер. Атна урталарында тегеннән-моннан акча эшләп алу тәкъдимнәре төрле яклап ява башлар.
Укчы (23.11 – 21.12)
Тәкәбберрәк кайбер адәмнәр белән сүз көрәштерергә кирәк булыр. Турыдан ярып әйтелгән кыю фикерләрегез белән борыннарына чиертерсез кебек аларның! Ә иң мөһиме – керем мәсьәләсендә алга китеш сизелә башлар.
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)
Катлаулырак атна. Гәрчә бернинди күңелсезлекләр көтелмәсә дә. Акыллы һәм уяу булуыгызны күрсәтергә җай чыгар. Ә бу алга таба үсүегезгә ярдәм итәр.
Сукояр (21.01 – 19.02)
Җитәкчегезнең йомшак, ягымлы мөгамәләсе күңелегезне җылытыр, кәефегезне күтәрер. Атна ахырында кемнедер яклау йөзеннән катырак итеп әйтергә туры килер. Ял көннәрендә шатлыклы хәбәрләр ишетелер.
Балык (20.02 – 20.03)
Өелеп килгән эшләрегезнең очына чыгарга, бурычлардан котылырга вакыт. Хафаланасы юк: барысы да үзегез теләгәннән дә яхшырак хәл ителәчәк. Атна ахырында күңелле мәшәкатьләр килеп чыгачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев