Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (8-15 сентябрь)

Кирәкмәгәнгә кайгырмагыз, сәламәтлек мөһимрәк икәнен онытмагыз.

Кучкар (21 март - 20 апрель)

Кучкарлар күптәннән күңелегезне тырнап торган мәсьәләләрне хәл итәрсез. Сезнең энергиягез ташып тора, нинди генә эшкә алынсагыз да, тиз арада җайлы гына башкарып чыгарсыз.

 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)

Үгезбозаулар, сабырлык, тагын бер тапкыр сабырлык сезгә. Бу атнага сезнең шигарь шул. Сезгә бик катлаулы мәсьәләләрне хәл итәргә туры киләчәк. Атна ахырында финанс өлкәсендә күңелле хәбәр көтелә.

 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)

Игезәкләр, сездән күптән үпкәләшкән кеше гафу сорар. Гафу итегез. Карьера үсеше көтелә. “Миннән булмый” дип, баш тартмагыз. Барысы да әйбәт булачак.

 

Кысла (22 июнь - 22 июль)

Кыслалар өчен күңелле атна. Эш белән әвәрә килеп, күңелле вакыйгалардан читтә калмагыз. Кирәкмәгәнгә кайгырмагыз, сәламәтлек мөһимрәк икәнен онытмагыз. Уйламаган җирдән акча керүе ихтимал.

 

Арыслан  (23 июль - 23 август)

Сез уйлаган проблема һич кенә дә проблема түгел. Тычканнан фил ясамагыз. Курку хисегезне алып ташлагыз да, алга! Эшне беренче урынга куйганчы, бәлки үзегез турында уйларга кирәктер, ә?

 

Кыз  (24 август - 23 сентябрь)

Кызлар, киләчәккә планнарыгызны алга-артка чәчмәгез, аларны әлегә сер итеп тотсагыз яхшырак булыр. Тирә-яктагыларга яраклашудан туктагыз. Башыгызны горур тотып йөрегез.

 

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь)

Үлчәүләр, тигез урында проблема эзләүдән туктагыз инде. Күңелегезгә ошамаган эшләр белән шөгыльләнүдән туктагыз. Сезне аңлый торган, яхшы күңелле кешеләр белән генә аралашыгыз.

 

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь)

Чаяннар, сезгә аз гына әрсезлек, аз гына тырышлык һәм аз гына үҗәтлелек җитми. Шуларны эшкә җиксәгез, теләгәнегезгә бик тиз ирешерсез. Нәтиҗәсе үзегезгә дә, эштәгеләргә дә, өйдәгеләргә дә ошаячак.

 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь)

Укчылар, бу арада бераз җитәкчегезнең күзенә чалынмыйчарак, “күләгә”дә йөрсәгез, яхшырак булыр. Артык сүз сөйләшмәгез, кеше эшенә тыкшынмагыз. Болар сезнең файдага түгел.

 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь)

Ерак юлга сәфәрегезне бераз кичектереп торсагыз яхшырак булыр. Җитәкчегез белән фикер каршылыгы килеп чыкмасын өчен, сүзегезне әйткәнче, башта җиде кат уйлагыз.

 

Сукояр  (21 январь - 18 февраль)

Гаделсезлек кәефегезне төшерер. Һәм ул сезнең яшәешкә, дуслыкка, эшкә һәм башка нәрсәләргә карата фикерегезне тулаем үзгәртер. Күп нәрсәләргә нәтиҗәләр ясарсыз. Хафаланмагыз, моны сабак итеп кабул итегез. 

 

Балык  (19 февраль - 20 март)

Үзегезгә ышаныч барлыкка килер. Бик җаваплы эшләрне дә җайлы гына җиңеп чыгарсыз. Дусларыгызның ярдәменнән баш тартмагыз. Яңа эш башлап җибәрүдән курыкмагыз.

 


Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/goroskopp/yoldyznam-8-15-sentyabr

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев