Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (8-15 июнь)

Алдагы көннәрдә йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21 март - 20 апрель)  

Кучкарларга беренче чиратта үз мәнфәгатьләрен кайгыртырга кирәк. Кешегә ярыйм дип, хәлдән тайганчы йөгермәгез. Йолдызлар приоритетларны дөрес куярга киңәш итә. 

 

Үгезбозау   (21 апрель - 20 май)

Үгезбозауларга көтмәгән җирдән зур гына күләмдә акча керүе ихтимал. Алдагы көнгә акча туплап кую мөмкинлеге туачак. Киләсе атна башы күңелле хәбәр белән сөендерер.

 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)

Игезәкләргә сәламәтлекләренә игътибарлырак булырга киңәш ителә. Хроник авырулар баш калкыту куркынычы зур. Өйдә тынычлык сакларга тырышыгыз, бәхәскә кермәгез.

 

Кысла  (22 июнь - 22 июль)

Кыслаларның сүнде, дип уйлаган хисләре янә кабынып китәргә мөмкин. Кешене түгел, йөрәгегезне тыңлагыз. Хезмәт баскычыннан күтәрелергә теләүче Кыслалар, каушап калмагыз.

 

Арыслан  (23 июль - 23 август)

Кесә ягыгызның калынлыгы сезнең ни дәрәҗәдә эшкә сәләтле булуыгызга, тырышлыгыгызга карый. Күптәнге хыялыгызны тормышка ашырыр өчен кулай атна. Йоклап йөрмәгез!

 

Кыз  24 август - 23 сентябрь

Кызларга иммун системасын ныгытырга, сәламәт яшәү рәвешенә күчәргә тырышырга кирәк. Кайчандыр яратышып та, аерылган кешегә карата мәхәббәт хисләрегез яңарыр.

 

Үлчәү  (24 сентябрь - 23 октябрь)

Үлчәүләргә гаилә белән эш арасында “йөгерергә” туры килер. Эшкә игътибарны киметсәгез дә, сезнең файдага түгел. Гаиләдә дә, “эштә югаласың” дип, тавыш-гауга килеп чыгуы ихтимал.

 

Чаян  (24 октябрь - 22 ноябрь)

Чаяннарның тормышында хәлиткеч борылышлар көтелә. Сөйгәнегез белән ике арагызда аңлашылмаучанлыклар килеп чыгарга мөмкин. Сезгә бәхәсне зурга җибәрмәскә, уртак тел табарга тырышырга кирәк.

 

Укчы  (23 ноябрь - 21 декабрь)

Шәхси тормышыгызны җайга салу өчен уңай чор. Ялгыз Укчылар башларын югалтып гашыйк булырга мөмкин. Ә гаиләле Укчыларга йолдызлар сөйгән ярлары өчен романтик очрашу оештырырга киңәш итә.

 

Кәҗәмөгез  (22 декабрь - 20 январь)

Үз эчегезгә бикләнмәгез. Кыюсыз булмагыз, үзегезне иркенрәк тотарга тырышыгыз. Үзегезне тормышта югалып калган кебек хис итәсез, чынлыкта бу алай түгел. Бу бары тик сезнең күңел халәтегез генә.

 

Сукояр  (21 январь - 18 февраль)

Күңелегезне борчыган хисләрдән, уйлардан арынырга тырышыгыз. Кыюрак булыгыз, максатыгызга ирешү өчен әнә шул сыйфат җитеп бетми сезгә. Маҗараларга, күңелле вакыйгаларга бай чор.

 

Балык  (19 февраль - 20 март)

Беркемгә дә эч серләрегезне сөйләмәгез. Ял итәргә, көч тупларга тырышыгыз. Үзегезне саклагыз. Тормышыгызда кызык хәлләр килеп чыгарга мөмкин.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев