Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (25 апрель – 1 май)

Баулыларга йолдызлар бу атнага нәрсәләр вәгъдә итә.

Кучкар (21.03 – 20.04)

Коронавирустан соң сәламәтлекнең, ниһаять, әйбәт үк ныгуы эш нәтиҗәсендә шундук сизелер. Бик кирәкле көнкүреш техникасын отышлы гына бәядән сатып алу мөмкинлеге чыгар. Якыннарыгыз яхшы хәбәр белән сөендерер.

Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Бу чорда башыгызга кыю фикерләр килер. Аларны, һич шикләнмичә, гамәлгә дә ашыра башларсыз. Җыеп кына әйткәндә, уңай яңалыкларга, шатлыклы вакыйгаларга гаять бай атна.

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Атна башында, ыгы-зыгыдан, шау-шудан туеп, тынычлыкта ял итеп алу теләге туар. Үзегезне рухи яктан камилләштерү өчен бик әйбәт форсат чыгар. Өс-башыгызны яңарту теләге генә түгел, моның өчен шәп мөмкинлекләр дә пәйда булыр.

Кысла (22.06 – 22.07)

Дус-ишләрегез белән аралашканда үзегез өчен файдалы бер нәтиҗә ясап куанырсыз. Җылырак киенеп йөрергә тырышыгыз: суык тидерүегез бар. Атна ахырында әйбәт кенә керем көтегез.

Арыслан (23.07 – 23.08)

Соңгы вакытларда сөеклегез белән бераз суына төшкән үзара мөнәсәбәтләрнең кинәт кенә кайнарланып китүе сөендерер. Моңарчы үзегезгә үпкә хисе саклап йөргән бер туганыгыз белән дә араларыгыз җылыныр. Атна уртасында бик күп эшләргә туры килер. Әмма бу кәефегездә бары тик уңай чагылыш табар.

Кыз (24.08 – 22.09)

Телисезме-теләмисезме, гадәти тормыш рәвешен бераз гына үзгәртергә туры килер. Хәер, үзгәрешләр үзләре үк ыргылып керер. Аларның ничек булып бетәсе әлегә билгесез, әмма барысы да яхшыга булыр кебек.

Үлчәү (23.09 – 23.10)

Күптәннән күңелегезгә тынгылык бирмичә килгән бер мәсьәләгә ачыклык кертелер. Шул ук вакытта «Имәндә икән чикләвек» дигән гыйбарәне искә төшерергә туры килер. Ял көннәрендә телефон аша алынган хәбәр күңел кылларыгызны тибрәтеп җибәрер.

Чаян (24.10 – 22.11)

Эшегезгә аяк чалырга маташучы бер адәмне кеше көлкесенә калдырырсыз. Бу хәл сезгә теш кайрап йөрүче башкаларга да бик әйбәт сабак булыр. Гомумән, көчле кеше икәнлегегезне күрсәтү җае бер-бер артлы чыгып кына торыр.

Укчы (23.11 – 21.12)

Җитәкчегез белән юктан гына бәхәскә керүегез һәм хәтта дошманлашып китүегез бар. Эшне моңа җиткерергә кирәкми: үкенеп бетә алмаячаксыз, дип кисәтә йолдызлар. Атна ахырында күчемсез милеккә кагылышлы бер проблеманың очы күренә башлар.

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)

Җитәкчегез алдында яхшатланып, көлкегә калуыгыз бар. Шуңа күрә мондый кыланмыштан саграк булырга кирәк. Үзегезне яратучы кешеләр атна ахырында бик күңелле сюрприз ясар.

Сукояр (21.01 – 19.02)

Көтмәгәндә генә торак мәсьәләсен яхшыртуга өмет-ышнычлар уяныр. Дус-ишләр белән артыгын аралашмаска тырышу әйбәт: күңелегез кабул итмәгән бер хәбәрнең килеп ирешүе бар…

Балык (20.02 – 20.03)

Атна башында бик күп очрашу-күрешүләр көтелә. Шуңа да карамастан, барысына да өлгерәчәксез. Күп кенә эшләрегез моңарчы күрелмәгәнчә бик тә җиңел һәм тиз хәл ителәчәк. Ял көннәре яңа тәэсирләр белән сөендерәчәк.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев