Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (22-29 сентябрь)

Һәр нәрсәдә уңай моментларны табарга тырышыгыз. Башта бу җиңел булмас, соңрак гадәткә керер.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Эшкә дәртегез, үз-үзегезгә ышанычыгыз арту уңышка ирешергә ярдәм итәчәк. Элек хәл ителмәслек булып тоелган проблемалар вак-төяк булып кына күренер. Якшәмбе финанс мәсьәләләре турында фикер алышмау яхшырак.

 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Эшегез гөрләп барыр иде, ялкаулык дигән нәрсә комачаулый. Аны җиңсәгез, һөнәри өлкәдә барысы да бик яхшы булачак. Идея, план һәм проектларыгызны тәкъдим итегез, алар реаль табыш китерәчәк.

 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Эшегездә күңелле үзгәрешләр көтегез. Хезмәт хакыгызны арттырачаклар, премия бирәчәкләр, графикны сезгә уңайлырак итәчәкләр. Шәхси тормышыгыз да яхшы якка үзгәрәчәк. Ял көннәрендә үзегез теләгәнчә ял итәргә тырышыгыз, беркемне дә тыңламагыз.

 

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Хыялларыгыз тылсымлы рәвештә тормышка ашырылачак. Карьера үсешенең көтелә. Үзегез генә түгел, башкалар өчен дә җавап бирергә туры киләчәк. Максатыгызга ирешү өчен бөтен көчегезне туплагыз.

 

Арыслан (23 июль – 23 август)

Гаилә тормышы игътибарыгызны таләп итәчәк. Үзегезне романтикадан мәхрүм итмәгез. Һөнәри өлкәдә атнаның иң мөһим бурычларыннан берсе – алда торган эш күләменә карата үз мөмкинлекләреңне дөрес туры китерү. Һәм сезгә үз мәнфәгатьләреңне якларга туры киләчәк.

 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Сезне күп очрашулар, шалтыратулар, сөйләшүләр көтә. Аралашудан арымаска һәм үз мәнфәгатьләрегезне онытмаска тырышыгыз. Әмма хезмәттәшләрегезгә басым ясамагыз. Якшәмбе гаилә проблемаларын тыныч юл белән җайларга яки хәл итүне киләсе атнага күчерергә кирәк.

Сез – тыныч, кәефегез яхшы. Тормыштан, дусларыгыз белән аралашудан ләззәт табасыз... Өй һәм эшләнми яткан эшләр турында онытмагыз. Балаларга күбрәк вакыт һәм игътибар бирергә кирәк. Ялларда яңа урыннарга сәфәр кәефегезне күтәрәчәк.

 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Килеп туган вазгыятьне анализлауны һәм планнарыгызны тормышка ашыруны дәвам итегез. Бу сезгә вакыйгаларның сәбәпләренә ачыклык кертергә һәм мөһим карар кабул итәргә ярдәм итәчәк. Эшегездә сезне уңыш һәм табыш көтә, яңа партнерлар һәм отышлы клиентлар барлыкка киләчәк.

 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

 

Девизыгыз – “Игътибарны төп мәсьәләгә юнәлтү” булырга тиеш. Юк-бар өчен борчылырга һәм ачуланырга кирәкми, ул вакытта атна бик продуктив булачак. Вак күңелсезлекләргә игътибар итмәгез. Ялларда дусларыгыз һәм туганнарыгыз ярдәменә ышана аласыз.

 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Мөнәсәбәтләрне ачыклап һәм үз хокукларыгызны яклап якыннарыгыз белән сүзгә килмәгез. Сабыр һәм зирәк булырга тырышыгыз, үзегезгә читтән карагыз һәм, бәлки, сез вазгыятьне үз файдагызга үзгәртү ысулын күрерсез.

 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Һәр нәрсәдә уңай моментларны табарга тырышыгыз. Башта бу җиңел булмас, соңрак гадәткә керер. Үз көчегезгә генә исәп тотыгыз һәм хезмәттәшләрегезнең артыгызда пышылдашуларына игътибар итмәгез. Якшәмбе сөенечле хәбәр килеп ирешер.

 

Балык (19 февраль – 20 март)

Бу атнада сезне иҗади идеяләр канатландырыр. Идеяләрегезне тормышка ашырырга ярдәм итәр өчен фикердәшләр кирәк булачак. Интуициягез тавышына колак салыгыз, ул күп кенә хаталарны булдырмый калырга ярдәм итәчәк.

 

 Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев