Йолдызнамә (21–27 февраль)
Йолдызлар сезгә нәрсә вәгъдә итә?
Кучкар (21.03 – 20.04)
Берара кесәгез такыраеп калган кебек булыр. Әмма хафаланасы түгел. Бик тиздән матди якны яхшыртырдай искитмәле мөмкинлекләр ачылачак. Моңарчы уегызга да кереп карамаган мөмкинлекләр!
Үгезбозау (21.04 – 20.05)
Очраклы гына килеп чыккан бер хәл тормышыгызга ямь өстәп җибәрер. Тик менә кемнәрнеңдер сезнең хакта ямьсезрәк имеш-мимешләр тарата башлавы гына… Күрмәмешкә салышмагыз, аларны чыгарган кешене бик тиз генә тирәгездән алып ташлагыз.
Игезәкләр (21.05 – 21.06)
Бу чорда сезгә күп ишекләр ачылачак. Каушап кына калмаска! Эштә үзегезне күрсәтүдән оялмагыз, ә өйдә бердәнберегезгә юл куегыз. Атна ахырында, сәеррәк яңалык ишетеп, уйга калырсыз.
Кысла (22.06 – 22.07)
Сак булыгыз: таркаулык, игътибарсызлык уңайсыз хәлгә куймагае. Өйдә генә түгел, кеше арасында да! Керем китерердәй теләсә нинди тәкъдимгә ризалашыгыз – үкенмәячәксез. Тормышыгызда бер мәсьәләгә ачыклык керткән хәбәр ишетерсез.
Арыслан (23.07 – 23.08)
Күңелегез үзгәрешләр көтәме? Озакламый бер-бер артлы килеп чыга башлаячак алар. Берсе-берсенә бәйләнгән, һәммәсе дә – бары тик уңай! Бәхетле кеше шул сез!..
Кыз (24.08 – 22.09)
Атна башында, кесәгезне ертып дигәндәй, керем килеп керер. Аптырап калмагыз, тырышмаган кешегә эләкми ул. Ләкин сәламәтлеккә игътибарлырак булу кирәк. Суык тидерүдән дә курка торган вакыт бит.
Үлчәү (23.09 – 23.10)
Яшьләр мәхәббәт «өчпочмагы»на килеп эләгергә мөмкин. Шундук барысына да ачыклык кертергә тырышыгыз: сезгә мондый катлаулы мөнәсәбәтләрнең кирәге юк. Ә өлкәнрәкләр атна буе үзләрен бик бәхетле сизәр.
Чаян (24.10 – 22.11)
Көч-куәтегезнең ташып торуы шәп кенә уңышларга китерер. Әлбәттә инде, акчасы да булыр. Тирәгездәге кайберәүләр хәтта көнләшә башлар. Гомумән, тормышыгызда кардай ап-ак полоса башланып китәр.
Укчы (23.11 – 21.12)
Ялкаулык төп дошманыгызга әйләнмәгәе. Шуның аркасында эшегезне вакытында төгәлли алмавыгыз, якыннарыгызны авыр хәлдә калдыруыгыз бар. Үзегезне кулга алып, бөтен тырышлыкны бер йодрыкка төйнәгез дә – алга!
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)
Акча мәсьәләсе баш калкытыр, һәм сез аны ялгыз гына хәл итә алмассыз бугай. Әмма әйбәт яңалык та бар: атнаның икенче яртысында финанс хәлегез яхшыра башлар. Ял көннәрендә ишетелгән бер яңалык зур планнар коруга этәрер.
Сукояр (21.01 – 19.02)
Хезмәттәшләрегез һәм җитәкчегезне шаккатыру мөмкинлеге чыгар. Кайбер кемсәләрнең борыннарына чиертү булачак бу! Атна ахырында күңелегезне җилкетеп җибәрердәй хәлләр булып алыр.
Балык (20.02 – 20.03)
Килеп туган хәлләр шәп кенә планнарыгызны тормышка ашыру мөмкинлеге бирер. Акча мәсьәләсе уңай хәл ителеп, бөтен борчу-дулкынлануларыгыз узганда калыр. Җитәкчегезнең эшегезне тиешенчә бәяләве үзегезгә көч-куәт өстәп җибәрер.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев