Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (20-27 октябрь)

Сезнең хезмәтегезне күрәчәкләр һәм ул лаеклы бәяләнәчәк. Бәлки карьерада күтәрелү буенча тәкъдим булыр. Эшкә иҗади якын килү сизелерлек нәтиҗәләр бирәчәк

Кучкар (21 март-20 апрель)

Эшлекле сыйфатларыгызны отышлы күрсәтә аласыз, бу сезнең һөнәри уңышларыгызда уңай чагылыш табачак. Эштә сезгә төгәллек һәм дисциплина кирәк булачак. Ә моңа оештыру  сәләтегезне дә кушсагыз, могҗизалар тудырырга мөмкин.

 

Үгезбозау (21 апрель-20 май)

Очраша башлаган  кешегезнең хисләрен тикшерү начар булмас иде. Күптән түгел генә танышкан булсагыз, аңа сукырларча ышанырга кирәкми. Сабыр булыгыз: теләсәгез, максатыгызга ирешерсез. Үзегезне берәр яңа әйбер белән сөендерегез.

 

Игезәкләр (21 май-21 июнь)

Бу атнада күп нәрсәне чиста биттән башларга туры киләчәк. Әмма хыяллану һәм үз хыялларыгызны тормышка ашыру сәләтегез сезгә теләсә нинди каршылыкларны һәм кыенлыкларны җиңәргә һәм максатыгызга тиз арада ирешергә ярдәм итәчәк. Тормышыгыз яхшыга үзгәрәчәк.

 

Кысла (22 июнь-22 июль)

Алдан корган планнарыгыз көненә йөз тапкыр үзгәрергә мөмкин, аның каравы, дусларыгыз сезгә көтелмәгән шатлыклы хәбәр җиткерер. Акча мәсьәләсендә дә борчылмагыз, акча сезне ярата – шуны онытмагыз. Шимбә - күңелле сәфәр көтелә.

 

Арыслан (23 июль-23 август)

Бу көннәрдә күңел ачуларга бирелеп, тирә-юньдәгеләргә артык комачауламаска тырышыгыз, югыйсә, бөтен кәефегезне бозарлар. Атна уртасында кызыклы эшлекле сәфәр булырга мөмкин, ул сезнең аралашу даирәсен киңәйтәчәк һәм яңа мөмкинлекләр ачачак.

 

Кыз (24 август-23 сентябрь)

Сезнең өчен бик җиңел, бер “сикерүдә” күп каршылыкларны һәм киртәләрне уза ала торган чор җитте. Сезнең сөйкемлелегегез һәм абруегыз арта. Пәнҗешәмбе көнне эштә йөкләнешне киметергә кирәк, ә иң яхшысы - барлык җитди эшләрне икенче атнага күчерү.

 

Үлчәү (24 сентябрь-23 октябрь)

Кискен планнар төзергә һәм аларны үтәргә ашыкмагыз. Бу атна агым буенча тыныч кына йөзү өчен уңайлы. Җомга көнне дусларыгыз белән ачыктан-ачык сөйләшүгә исәп тота  аласыз. Ял көннәрен өйгә яки үзегезнең яраткан кешегезгә багышлагыз.

 

Чаян (24 октябрь-22 ноябрь)

Бу атнада сез беркайчан да булмаганча уңышка ирешәчәксез. Берәү дә сезгә аяк чала алмаячак. Җитәкчелек  белән сөйләшүләр сез көткән үзгәрешләргә китерәчәк. Сезне кызыклы эшлекле тәкъдимнәр көтә. Ялларыгызны гаиләгезгә багышларга тырышыгыз.

 

Укчы (23 ноябрь-21 декабрь)

Ыгы-зыгыдан һәм халык күп җыелган урыннардан ераграк булырга тырышыгыз. Үзегезгә артык эш йөкләмәү яхшырак булыр. Иң яхшысы эштә хезмәттәшләрегезнең мәнфәгатьләрен исәпкә алу һәм, компромисска бару. Туганнарыгызның киңәшләренә колак салыгыз, читтән аларга сезнең кайбер ялгышларыгыз яхшы күренә.

 

Кәҗәмөгез (22 декабрь-20 гыйнвар)

Сезнең хезмәтегезне күрәчәкләр һәм ул лаеклы бәяләнәчәк. Бәлки карьерада күтәрелү буенча тәкъдим булыр. Эшкә иҗади якын килү сизелерлек нәтиҗәләр бирәчәк. Җомга көнне кеше серен чишү куркынычы бар. Ялларда балаларыгызга күбрәк вакыт бирергә тырышыгыз.

 

Сукояр (21 гыйнвар-18 февраль)

Атна тыныч, һәм шактый продуктив булачак. Сез күп аралашырсыз, әмма яңа танышларыгызны дуслар исемлегенә язып куярга ашыкмагыз. Аларга сездән бары тик нидер кирәк булуы ихтимал. Ялларда юмор хисе ярдәмендә гаиләдә гаугалардан качарга тырышыгыз.

 

Балык (19 февраль - 20 март )

Сезгә моңарчы беркайчан да кирәк булмаган нәрсәнең кирәге чыгуы мөмкин. Әгәр дә башта ук планнарыгызны дөрес якка үзгәртә алсагыз, бу сезне  максатыгызга якынайтачак. Шимбә - атнаның иң уңышлы көне.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев