Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә 20 – 26 сентябрь

Бу атнага йолдызлар нәрсә вәгъдә итә

Кучкар (21.03 – 20.04)

Хыял-теләкләрнең бөтенләй сез көтмәгәнчә үтәлү чоры. Инде әллә кайчан күңел түрегезгә кереп оялаган хыялларыгызга хәтле тормышка ашарга мөмкин. Үткәндәге тырышлыкларның берсе дә  игътибарсыз калмыйча,  бик лаеклы бәяләнәчәк.

 

Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Карьера баскычыннан югарырак күтәрелү яки бизнеска «икенче сулыш» ачу өчен менә дигән чор. Ләкин килеп туган хәлләр уңай булса да, бик тырышып эшләргә туры киләчәк. Атна уртасында күңелегезгә өмет-ышанычлар өстәрдәй бер вакыйга булачак.

 

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Хезмәтегезнең әҗерен бик тә мулдан алу чоры. Күңелегездә моңарчы төшегезгә дә кереп карамаган планнар, әйтик, йорт төзү яки фатир сатып алу теләге пәйда булачак. Аларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр дә ачыла башлаячак.

 

Кысла (22.06 – 22.07)

Атнаның икенче яртысында матди хәлегез яхшырып китәр. Шулай ук, соңгы вакытларда борчып килгән узгынчы чирләрнең чигенүе сәбәпле үзегезне яхшырак хис итә башларсыз. Атна ахырында шәп бер яңалык ишетерсез.

 

Арыслан (23.07 – 23.08)

Гаиләдә бераз гына тавыш чыкмагае. Тик моннан теге яки бу нәтиҗә ясарга ашыкмагыз. Ялгыз калып, сәбәпләре турында уйланыгыз. Танышларыгыз үзегез өчен кирәкле юлны бик дөрес күрсәтеп бирер.

 

Кыз (24.08 – 22.09)

Бу атнада эшегезгә кагылышлы мөһим карар кабул итәргә туры килер. Сезгә алга таба нинди юлдан барасын билгеләргә кирәк булыр. Атна ахырында көтмәгәндә генә матди хәлегезнең үтә дә яхшыруына өметләндергән хәлләр булып алыр.

 

Үлчәү (23.09 – 23.10)

Көч-куәтегез, дәрт-дәрманыгыз ташып торыр. Бу өйдәге, шулай ук хезмәт урынындагы эшләрегезнең гөрләп баруына китерер. Җитәкчегез белән мөнәсәбәтләр яхшырыр.

 

Чаян (24.10 – 22.11)

Тормышыгызга матур гына үзгәрешләр үтеп керәчәк. Шулай ук тирәгездәгеләр дә, үзегез дә  үзгәрәчәксез – тагын да җитдирәк, җаваплырак һәм игътибарлыракка әйләнәчәксез. Бу исә хезмәтегезне тагын да күбрәк бәяли башлауларына китерәчәк.

 

Укчы (23.11 – 21.12)

Матди хәлегезне яхшырту мәсьәләсе уңай хәл ителер. Сәяхәткә чыгу мөмкинлеге туар. Форсатны кулдан ычкындырмагыз: әллә ни зур чыгым таләп итмәгән бик тә күңелле сәфәр булачак бу.

 

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)

 Гаиләгездә тынычлык-татулык, үзара аңлашу хөкем сөрер. Бу халәтне ничек тә озаграк сакларга тырышыгыз. Ни өченме? Анысын ял көннәрендә беләчәксез.

 

Сукояр (21.01 – 19.02)

Иммунитетны ныгыту ягын карау турында уйланырга вакыт: салкын тидерүләр чоры җитте чөнки. Хезмәт урынында – барысы да ал да гөл: тау хәтле эшне «эх» дигәнче башкарып куячаксыз.

 

Балык  (20.02 – 20.03)

 Иҗади сәләтегезнең чәчәк аткан чоры. Үзегезгә әйтеп бетергесез канәгатьлек хисе, шулай ук әйбәт үк күләмдә акча китерер бу. Сәламәтлеккә игътибарлырак булыгыз: профилактика чаралары күрмәгәндә, салкын тидереп, түшәккә егылу куркынычы юк түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев