Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (18–24 апрель)

Баулыларга йолдызлар бу атнага нәрсә вәгъдә итә

Кучкар (21.03 – 20.04)

Акча турында күбрәк уйларга туры килер. Ни хикмәт: тиз генә баеп китү юллары шуның кадәр җиңел ачылыр… Артыгын кабаланмаска гына кирәк. Юкса кайбер мөмкинлекләр игътибардан читтә калырга мөмкин.

 

Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Атнаның беренче яртысында ниндидер комачаулык-чикләү сизәрсез. Кемнәрнеңдер үзегезгә аяк чалырга маташуы да, күңелегездә туган шикләр дә булырга мөмкин бу. Язгы кояшка ышанып, артык җиңел киенмәгез: салкын тидерү куркынычы бар.

 

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Сөеклегез белән уртак тел табу авыррак булыр. Әмма нәтиҗә чыгарырга ашыгасы түгел! Бер-ике көннән соң үзара кытыршылыкларның эзе дә калмас. Атна ахырында үзегезгә кагылышлы әйбәт яңалык ишетелер.

 

Кысла (22.06 – 22.07)

Көнкүрештә моңарчы кичектерелеп килгән проблемалар янә баш калкытыр. Тик аларны хәл итәргә ашыкмагыз. Хәзер сезнең бар теләгегез – берникадәр вакытка ялгызлыкта, тынычлыкта калу…

 

Арыслан (23.07 – 23.08)

Эштә зур максатлар куярга вакыт, дип кисәтә йолдызлар. Атна уртасында зарыгып көтелгән бер вакыйга булыр һәм ул тормышыгызның бермә-бер яхшыруына өмет уятыр. Якшәмбедә кемнәргәдер ярдәм кулы сузарга кирәк булыр. Шуңа күрә рәхәтләнеп ял итү турында уйламагыз да.

 

Кыз (24.08 – 22.09)

Кайчы, пычак ише әйберләр белән саграк эш итегез: җәрәхәтләнү куркынычы бар. Тагын бер проблема – ул да булса акча җитмәү. Бераз түзеп торырга туры килер: офыкта бик тә матур мөмкинлекләр шәйләнә…

 

Үлчәү (23.09 – 23.10)

Атнаның беренче яртысы киеренкерәк рухта узар. Хезмәт урынында баш күтәрми эшләргә туры килсә, өйдә бераз тынгысызлык булып алыр. Борчылмагыз: атна ахырына таба барысы да көйләнер һәм көтмәгәндә ярыйсы гына уңышлар килеп чыгар.

 

Чаян (24.10 – 22.11)

Бу чорда күңелсезрәк, әмма кирәкле эшләр башкарырга туры килмәгәе. Риза булып эшләргә тырышыгыз: шулай икән, барысы да җиңел генә булыр. Ялларда кунаклар килеп төшәр.

 

Укчы (23.11 – 21.12) 

Балаларыгыз шәп кенә уңышлары белән сөендерер. Өстәвенә керемегез артуга өметләндергән хәлләр дә булып алыр. Кыскасы, бик уңышлы, әйбәт чор.

 

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)

Эштә фикерегезне ачыктан-ачык әйтүдән курыкмагыз: сезне, һичшиксез, аңлаячаклар. Ә менә наданрак кеше белән бәхәсләшүдән мәгънә юк. Нерв күзәнәкләрен юкка туздырудан гайре, бернигә китермәячәк бу.

 

Сукояр (21.01 – 19.02)

Эштә дә, өйдә дә вак-төяк мәшәкатьләр чыгып кына торыр. Шуңа күрә армый-талмый бил бөгәргә туры килер. Хафаланмагыз: инде бик тиздән  хезмәтегезнең шәп кенә әҗере күренер.

 

Балык  (20.02 – 20.03)

Бу атнада төп мәшәкатьләрегез акчага бәйле булыр. Нәрсәдер сатып алу яки көнкүреш техникасына ашыгыч ремонт ясату таләп ителер кебек. Балаларга да чыгымнар артыр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев