Йолдызнамә (18-24 август)
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (18-24 август)

Эштән бәхет мулдан. Бер нәрсәдән дә курыкмагыз, тәвәккәл булыгыз. Бөтенләй эшләп карамаган, сезгә таныш булмаган эш булса да, ерып чыгачаксыз.

Кучкар

(21 март - 20 апрель)  

Мин-минлекне йөгәнләргә туры киләчәк. Планнарыгызны тормышка ашырырга теләсәгез, борынны өскә чөю дигән нәрсәне онытып торырга туры киләчәк.

 

Үгезбозау  

(21 апрель - 20 май)

Атна туган-тумача, дус-ишнең гозерләрен үтәп үтеп китәчәк. Булышырга кирәк, тик үзегез турында да онытырга ярамый.

Күчемсез милек белән бәйле сөенечле хәбәр алырсыз.

 

Игезәкләр

(21 май - 21 июнь)

Кайда гына булсагыз да, гел мактау сүзләре генә ишетерсез. Бу – арада көнчелек тудыруга сәбәп булырга мөмкин. Шуңа күрә бөтен кешегә эчегезне ачмагыз. Сәяхәт өчен дә уңышлы атна.

 

Кысла

(22 июнь - 22 июль)

Мирас белән бәйле мәсьәләләргә җитди карагыз. Кирәкле документларны үз вакытында әзерләп бетерү ягын карагыз. Эш урынын алыштырудан курыкмагыз. Сез  шул рәвешле акча ягын яхшырта алырсыз.

 

Арыслан 

(23 июль - 23 август)

Керемле эш тәкъдим итүләре ихтимал. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмагыз. Ләкин беренче вакытта яңа эш урынында хезмәттәшләрегезне читтән генә күзәтеп, кемнең-кем икәнлеген аңлагыз.

 

Кыз

 (24 август - 23 сентябрь)

Гаиләдәгеләрнең сабырлык казаннары ташып чыгарга охшап тора. Эгоизмның яхшыга илтмәгәнлеген ниһаять аңларга мәҗбүр булырсыз. Чөнки моны аларның колакларына киртләүче табылачак.

 

Үлчәү

 (24 сентябрь - 23 октябрь)

Сабырсызланып кулыгызга керергә торган уңышны ычкындыра күрмәгез. Бу тормыштагы бөтен өлкәгә дә кагыла. Яңа эш тәкъдим итәргә мөмкинләр. Юк, дип әйтмәгез, югыйсә, ахырдан үкенерсез.

 

Чаян  (

24 октябрь - 22 ноябрь)

Кирәкле урында, кирәкле кешеләр белән танышу карьера үсеше алып килергә мөмкин. Сезгә кирәкле урында “юк” дип әйтә белергә өйрәнергә кирәк. Күперләрне яндыргансыз икән, артка борылып карамагыз.

 

Укчы 

(23 ноябрь - 21 декабрь)

Эштә дә, шәхси тормышыгызда да бөтенесе ал да гөл булачак. Ялгызлар мәхәббәтен очратырга мөмкин, ә аның никах белән тәмамлану ихтималы зур.

 

Кәҗәмөгез 

(22 декабрь - 20 январь)

Эштән бәхет мулдан. Бер нәрсәдән дә курыкмагыз, тәвәккәл булыгыз. Бөтенләй эшләп карамаган, сезгә таныш булмаган эш булса да, ерып чыгачаксыз.

 

Сукояр 

(21 январь - 18 февраль)

Энергия елга ярыннан агып чыккан су кебек ташый.  Үзләре генә тик тормау җитмәгән, башкаларны да эшкә җигәләр. Аның каравы, эшләренең нәтиҗәсеннән бик канәгать  булачаклар.

 

Балык

(19 февраль - 20 март)

Яңа тәкъдимнәргә ризалашырга ашыкмагыз, башта бик яхшылап уйлагыз. Тормышыгызда сезгә сиздерми генә ярдәм итәргә теләүче кеше барлыкка киләчәк. Алга таба мөнәсәбәтләрегезне ни дәрәҗәгә җиткерү сезнең үзегездән тора.

Чыганак


Нет комментариев