Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (17–23 гыйнвар)

Йолдызлар бу атнага нәрсәләр вәгъдә итә?

Кучкар (21.03-20.04)

Хисләрегезне биктә тота алмассыз… Яратасыз икән – белгертегез! Эштә ихлас булсагыз әйбәт. Хаталансагыз, бу хакта җитәкчегезгә әйтүдән курыкмагыз. Намуслылыкны, һичшиксез, исәпкә алачак ул.

 

Үгезбозау (21.04-20.05)

Моңа кадәр күренмичә килгән талантыгыз әйбәт кенә керем китерә башлар. Бу чорда ирештерелгән тәкъдимнәрне, ике дә уйламастан, кабул итегез. Өлкән буын белән аралашканда, сүзгә саграк булыгыз: үзегезне аңламаулары аркасында үпкәләшү ихималы бар.

 

Игезәкләр (21.05- 21.06)

Әҗәткә сорап торсалар, баш тарту әйбәт. Шул сәбәпле үзегез авыр хәлдә калырга мөмкинсез. Атна азагында баштанаяк эшкә чуму көтелә. Өйдәгеләргә калып эшләү сәбәпләрен аңлатырга туры килер…

 

Кысла (22.06-22.07)

Атнаның беренче яртысында максатыгыздан ераклаша барасыз кебек тоелыр. Ни хикмәт: тырышыбрак эшләгән саен нәтиҗәсе начаррак булыр. Ләкин артыгын хафаланасы юк: дустыгызның бик вакытлы ярдәм кулы сузуы хәлегезне бермә-бер җиңеләйтер.

 

Арыслан (23.07-23.08)

Бу көннәрдә күңелегезгә хуш килүче кешеләр белән янәшә булырга тырышыгыз. Хуш килмәгәннәрен читкәрәк тибәрегез. Атна ахырында матди якка уңай тәэсир итәрдәй хәлләр килеп чыгасын көтегез.

 

Кыз (24.08 -22.09)

Хезмәт урынында өстәмә бурычлар алмагыз. Бер тапкыр ризалашсагыз, башкаларның эшен гел өеп кенә торулары бар… Ялгызларның гомерлек парларын табу ихтималы бик зур.

 

Үлчәү (23.09-23.10)

Атнаның беренче яртысында сәламәтлеккә игътибарлырак булу кирәк. Ел башында эштәге киеренкелек организмны инде алҗытырга да өлгергән шул…  Аның каравы ял көннәре бик зур күтәренкелектә узачак – бердәнберегез искиткеч матур бүләк ясаячак, дусларыгыз өметле хәбәрләр белән сөендерәчәк.

 

Чаян (24.10-22.11)

Беренче адымны ясаудан курыкмагыз. Тормышыгызның барлык өлкәләренә кагыла бу! Атна ахырында шәп кенә сюрпризлар көтегез. Тик үзегезне бәхетле итүчеләргә рәхим-шәфкатьле, рәхмәтле була белегез.

 

Укчы (23.11-21.12)

Өйгә эш күтәреп кайтмагыз – якыннарыгыз үзегезне аңламаска мөмкин. Шуңа күрә барысын да эш сәгатьләрендә башкарып куярга тырышыгыз. Атна уртасында акчага бәйле «баш авырту» килеп чыгарга мөмкин. Кредит алып мәшәкатьләнергә кирәкми: бик тиздән әйбәт кенә керем көтелә.

 

Кәҗәмөгез (22.12-20.01)

Бу чорда кабул кылган карарларыгыз тормышыгызны тамырдан үзгәртеп куярга мөмкин. Әмма йолдызлар ашыкмаска, барысын да яхшылап уйларга киңәш итә. Иҗат кешеләре өчен искиткеч шәп чор.

 

Сукояр (21.01-19.02)

Хезмәттәшләрегез белән аралашканда, ниндидер кыенсыну сизәргә мөмкинсез. Сәбәбе – үзегезгә барып ирешкән гайбәт сүзләре бугай. Борчылмагыз: кайбер көнче адәмнәрнең оятсыз кыланмышы гына бу. Озакламый барысына да ачыклык кертелер һәм үзегезгә иркен сулап кую мөмкинлеге ачылыр.

 

Балык  (20.02-20.03)

Тәкъдимнәргә бик сак булыгыз. Ялгышмас өчен башта күпне белгән кешеләр белән киңәшләшегез. Яңа ел курантлары суккан вакытта әйтелгән теләкләрнең тормышка аша башлавын сизеп сөенерсез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев