Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

ЙОЛДЫЗНАМӘ (15-22 октябрь)

Тормышның мәгънәсен эзләргә тырышмагыз, аның урынына өегезне әйбәтләп юып җыештырып чыгыгыз.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Эш һәм йорт проблемалары арасында билгеле бер охшашлык бар. Дөрес эшләгән очракта, сез берьюлы ике куянның койрыгын тота аласыз.

 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Әңгәмәдәшләрегезгә артык авыр сораулар бирмәгез, чөнки бу аларның сәламәтлеге өчен бик зарарлы булуы ихтимал. Ә сезгә авыру әңгәмәдәшләр нигә кирәк?

 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Сез “дуслар”  чолганышында калачаксыз. Әгәр дә бу сынауны ерып чыга алсагыз, бу батырлыгыгыз өчен бик зур күләмдә акча алачаксыз.

 

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Сезгә интуициягез бик кирәк булачак. Әгәр дә ул кинәт кенә эшләүдән баш тартса, туганнарыгызның яки танышларыгызның интуициясеннән файдаланыгыз.

 

Арыслан (23 июль – 23 август)

Тормышның мәгънәсен эзләргә тырышмагыз, аның урынына өегезне әйбәтләп юып җыештырып чыгыгыз.

 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

 Сезгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәчәкләр. Бу кешеләрне читкә этәрмәгез.

 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Кибеткә кергәч, кирәкмәгән әйбер җыймагыз, акчаның бүтән нәрсәгә кирәге чыгачак.

 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Моңарчы беркайчан да эшләмәгән нинди дә булса яңа эш белән шөгыльләнегез. Сез моннан бик зур ләззәт алырсыз.

 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Көндәлек эш тәртибен төзүне озакка сузмагыз. Моны никадәр иртәрәк эшләсәгез, сезне эшне вакытында эшләмәүдә гаепләү ихтималы шулкадәр азрак булачак.

 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Сез үзегезгә үзегез кыенлыклар тудырасыз. Тынычланыгыз, эшнең яртысыннан артыгы бөтенләй сезнең катнашыгыздан башка эшләнер.

 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Кайбер кешеләр сезнең сүзләрегезне йөрәкләренә якын кабул итәчәк. Шуңа күрә уйлап сөйләгез, югыйсә, Алла сакласын, әңгәмәдәшләрегезнең кайберләренә Ашыгыч ярдәм кирәк булмасын.

 

Балык (19 февраль – 20 март)

 Нәрсә телисез, шуны эшләгез.  Әлбәттә, әгәр дә бу әйләнә-тирә мохиткә һәм гаилә бюджетында артык  зур зыян китермәсә.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев