Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (14–20 март)

Баулыларга бу атнага йолдызлар нәрсә вәгъдә итә

Кучкар (21.03 – 20.04)

Бу атнада гадәти кысага сыешмаган күп кенә вакыйгалар булачак. Гомумән, сезгә кагылышлы үзгәрешләр башланып китәчәк. Барысы да үзегезнең кыюлык һәм тәвәккәллеккә барып тоташачак.

 

Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Серләрегезне беркемгә, хәтта якын туганнарыгызга да вакытыннан алда ачып салмагыз. Юкса күңел сүрелү куркынычы юк түгел. Кафе-рестораннарда сак булу ягын карагыз, юкса ашказаны-эчәк системасы үзен сиздерергә мөмкин. Атна ахырында әйбәт яңалыклар көтегез.

 

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Атна бер генә төрле узмастыр: ниндидер шикләнүләр, аңлап бетермәүләр булырга мөмкин. Иң мөһиме – яңа эшкә тотынмау, юкса кинәт кенә баш калкыткан кыенлыкларга юлыгу куркынычы бар… Атна ахырында үзегезгә карата сәеррәк, әмма алга таба үсү өчен бик кирәкле фикерләр ишетәчәксез.

 

Кысла (22.06 – 22.07)

Бурычлар атнасы. Булса соң – алар искиткеч зур канәгатьлек хисе белән үтәләчәк. Ләкин якыннарыгыз белән үзара аңлашылмаучанлык кына килеп чыгарга мөмкин. Сәбәбеме? Күзгә карап алдашу…

 

Арыслан (23.07 – 23.08)

Акча мәсьәләсендәме ул, мәхәббәт «фронт»ындамы – һәркайда моңарчы күрелмәгән биеклекләргә ирешәчәксез. Әле тагын сизгеррәккә дә әйләнәчәксез! Бигрәк тә – юлда. Өс-башыгызны яңарту теләге туар: моның өчен акчасы да, башкасы да бик җиңел табылыр.

 

Кыз (24.08 – 22.09)

Кыюсызрак булуыгыз бераз гына кыенлыклар китереп чыгармагае. Килеп туган теләсә кайсы хәлләрдә бирешергә ярамый: хаклык сезнең якта! Ялгызлар үзләренә тиң ярларын очратачак, ә гаиләлеләргә бер-берсен тагын да күбрәк ярату, ихтирам итү өчен шәп кенә сәбәпләр чыгачак.

 

Үлчәү (23.09 – 23.10)

Карьера баскычыннан югарырак үрмәләү авыргарак туры килә башладымы? Күңелегезгә ниндидер шикләр кереп оялаган вакыт шул… Хафаланасы юк: инде атна уртасында, үзегезне балаларча сөендереп, күп кенә нәрсәләр ачыклана башлаячак.

 

Чаян (24.10 – 22.11)

Тормышыгыздагы карарак полосаның кардай аппагына алышынуына күп калмады бугай… Һәрхәлдә, атна башындагы бер проблеманың очына чыгу шуны расларга тиеш. Ә инде атна ахырында колагыгызга чалынган әйбәт кенә яңалыклар үзегезгә гүя канатлар куячак.

 

Укчы (23.11 – 21.12)

Көтмәгәндә генә ныклыкка сынау узарга туры киләчәк. Әйтергә кирәк, аны сез искитмәле дәрәҗәдә матур һәм оста итеп башкарып чыгачаксыз. Әҗере дә мулдан булачак…

 

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)

Туктап калып, күптәнге хаталарыгызны төзәтергә туры килмәгәе. Атна уртасында беравык эшегез бармый кебек тоелыр, хезмәттәшләрегез белән бераз әйткәләшеп алулар да булыр. Ә инде шуннан соң берсеннән-берсе яхшырак вакыйгалар башланып китәр.

 

Сукояр (21.01 – 19.02)

Гади, әмма бик күңелле, бәрәкәтле чор. Кинәт кенә башыгызда туган уй изге бер гамәлгә этәрер. Әлбәттә, сез аның өчен кызармаячаксыз, бәлки иксез-чиксез горурлык хисләре кичерәчәксез.

 

Балык (20.02 – 20.03)

Хисләргә бирелеп алырга туры килмәгәе. Вакыты шундыйрак чөнки… Ерактан ишетелгән бер хәбәр күңел кылларыгызны тибрәтеп җибәрер. Кыскасы, бик хисле һәм хикмәтле чор.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев