Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә 13–19 август

Бу атнага йолдызлар сезгә нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар (21.03 – 20.04) Тормышта һәм эштә килеп туган кайбер хәлләрне үзгәртү, һәй, көчегездән килмәстер. Шулай икән, аларга фәлсәфи карагыз. Берәрсе белән низагка керә күрмәгез: кайтавазы озакка сузылырга мөмкин.

 

Үгезбозау (21.04 – 20.05) Эш урыны канәгатьлек хисе бирми башладымы? Шулай икән, аны алыштыру өчен моннан да кулайрак вакытны көндез чыра яндырып эзләп тә табып булмаячак. Шәхси тормышыгызда, сәламәтлек мәсьәләсендә – барысы да тәртип.

 

Игезәкләр (21.05 – 21.06) Шактый ук катлаулы чор: җитәкчегез белән сүзгә керүегез ихтимал. Хокукларыгызны яклагыз анысы, әмма бик итагатьле генә. Курыкмагыз: атна ахырында ук тормышыгызда ак полоса башланачак.

 

Кысла (22.06 – 22.07) Якыныгыз белән ачуланышкан идегезме? Татуланышу өчен бик шәп мөмкинлек чыгарга тора! Кулдан ычкындырмагыз әле шуны. Атна уртасында хезмәттәшегез зарыгып көтелгән бик әйбәт яңалык белән сөендерәчәк.

 

Арыслан (23.07 – 23.08) Мөһим бурычларны үтәүгә керешми тору хәерле. Ә менә көндәлек эшләрегез җырлап барачак. Инде күптәннән күңелегезне тынгысызлап килгән мәсьәләләр дә хәл ителеп куячак. Гаиләгез белән ялга китү өчен бик шәп форсат чыгачак.

 

Кыз (24.08 – 22.09) Күпләр өчен тормышта ниндидер яңалыкка юл яру чоры. Кызыклы тәкъдим ирештерсәләр, һичшиксез, ризалашыгыз. Тик менә гаиләдә бераз тавыш чыгып алырга мөмкин. Иң мөһиме – аны зурга җибәрмәгез.

 

Үлчәү (23.09 – 23.10) Бер мәлгә кулыгыздан эш төшәргә мөмкин. Бу – сигнал: нәрсәнедер дөрес эшләмисез! Шул турыда уйланыгыз. Хыялыгыз түрләрендә йөрткән кыйммәтле әйбер сатып алу мөмкинлеге чыгачак.

 

Чаян (24.10 – 22.11) Барлык эшләрегез гаҗәеп дәрәҗәдә уңышлы барып чыгачак. Шуңа кайберәүләр үзегездән көнләшеп тә куячак. Өстәвенә әле атна ахырында тормышыгызда күңелле бер вакыйга да булып алачак.

 

Укчы (23.11 – 21.12) Киләчәккә планнар төзеп куярга яратасызмы? Менә хәзер төзегез! Аларны кәгазьгә язып кую әйбәтрәк. Узгандагы хәлләр исегезгә төшеп, күңелегез нечкәреп китәчәк.

 

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01) Тормышыгыздагы кайбер вакыйгалар үзегезгә ниндидер сигнал бирәчәк. Әмма аны сез соңрак аңлаячаксыз. Таныш булмаган кешеләрне якын җибәрергә тырышмагыз – төп башына утыртып калдырырга мөмкиннәр.

 

Сукояр (21.01 – 19.02) Моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә мәшәкатьсез, тыныч чор. Күбрәк вакытны йортыгызга, якыннарыгызга багышлагыз. Сезнең игътибарга бик мохтаҗ хәзер алар. 

 

Балык (20.02 – 20.03) Күңелегезгә хуш килмәүчеләр белән аралашмый торыгыз: көнләшүдән берәр начарлык эшләп куюлары бар. Бу атнада бик тә мөһим бер мәсьәләне хәл кылуда дәрәҗәле кешеләр ярдәм кулы сузарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев