Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (11–17 октябрь)

Йолдызлар сезгә нәрсә вәгъдә итә

Кучкар (21.03 – 20.04)

Үз-үзеңә һәм сәламәтлегеңә вакыт бүлеп бирер чак. Гимнастика, бию, саф һавада йөрү, аралашу – бу һәм башка күңелле чаралар сезгә энергия бирәчәк. Шулай да атна азагында чит-ятлар белән аралашмаска, күңелегезне ачып салмаска киңәш ителә.

 

Үгезбозау (21.04 – 20.05)

Үгезбозауларга да сәламәтлегенә игътибар итәр чак. Суык тиеп авырмассыз, шулай да, йолдызлар җитдирәк сырхаулар килеп чыкмасын ди. якын кешеләр белән аралашу сезнең өчен файдага гына булачак.

 

Игезәкләр (21.05 – 21.06)

Гаилә кору һәм мөнәсәбәтләр ныгыту өчен кулай вакыт. Йолдызлар сезгә мәхәббәт маҗаралары җитми ди. Кыскасы, шәхси тормышны көйләргә кирәк.

 

Кысла (22.06 – 22.07)

Кунаклар кабул итү, аралашу өчен шәп атна. Үзегез дә моны күптән тели идегез бит инде. Якыннарыгыз белән күрешүдән бик күп файдалы мәгълүмат алырсыз. Эшлекле очрашулар да көтелә.

 

Арыслан (23.07 – 23.08)

Бу атнада сезгә кул кушырып утыру тыела. Тормышыгызны үзгәртердәй күп кенә вакыйгалар нәкъ менә шушы атнада булмагае. Таныш булмаган кешеләр белән низагка керә күрмәгез.

 

Кыз (24.08 – 22.09)

Кызларның рухи үсеш чоры. Атна азагында үзләрен күрсәтү, сәләтләрен ачу өчен мөмкинлекләр пәйда булачак. Ниятләгән эшегезгә һич шикләнми тотыныгыз. Бу атна сезгә уңыш китерәчәк.

 

Үлчәү (23.09 – 23.10)

Эшкә шулкадәр күмелгәнсез, ял итү турында бөтенләй оныткансыз бит! Яраткан шөгыль белән мавыгып алу, актив ял, бераз тынычлык та кирәк бит кешегә. Уңай эмоцияләр сезгә бик кирәк.

 

Чаян (24.10 – 22.11)

Яңа танышулар, файдалы аралашулар атнасы. Җаныгызга туры килердәй бер кешене дә бу атнада очратырсыз, ди йолдызлар. Тормышыгызны да ул үзгәртәчәк. Шикләнмәгез!

 

Укчы (23.11 – 21.12)

Йолдызлар сезгә үзгәрешләр фаразлый. Бу сезгә генә түгел, тирә-юньдәгеләргә дә тәэсир итәчәк. Гаилә кору, эш урынын алмаштыру, йорт сатып алу кебек тәкъдимнәр ишетерсез. Кайсына да әзер булыгыз.

 

Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)

Оптимизм белән сугарылган атна. Йолдызлар тормышыгызны бары уңай якка үзгәртерлек вакыйгалар булыр дип ышандыра. Сезгә исә игътибарлырак, мәхәббәтлерәк булырга кирәк.

 

Сукояр (21.01 – 19.02)

Бар яктан да уңай атна! Кирәкле кешеләр белән аралашу, яңа танышулар – болар барысы да сезгә энергия өсти һәм тормышыгызны үзгәртергә мөмкинлек бирә. Энергиягез ташып тора, шуңа күңелегез дә сәламәт.

 

Балык (20.02 – 20.03)

Энергия чыганагы, оештыру сәләтенә ия кеше, сөйкемле сөяк булуыгызны барысы да сизеп-күреп тора. Барлык куелган максат-хыялларыгызны тормышка ашыру өчен уңай вакыт. Шәхси тормыш турында да онытмагыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев