Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (11-17 август)

Үзегезгә артык югары таләпләр куймагыз. Үзеңне аямый эшләүдән файда юк. Бераз булса да үзегезне яратырга өйрәнергә вакыттыр бит инде? Күңелегез кушканны гына эшләгез.

Кучкар

(21 март – 20 апрель)

Атна күңелле вакыйгаларга да, вак-төяк мәшәкатьләргә дә бай булачак. Эш урынындагы мәсьәләләрне хәл иткәндә игътибарлырак булырга киңәш ителә. Атна сәяхәткә чыгар өчен уңышлы.    

 

Үгезбозау

(21 апрель – 20 май)

Үгезбозауга вак-төяк көндәлек мәшәкатьләрдән аерылып торып, төп игътибарын сәламәтлеген кайгыртуга юнәлтергә кирәк. Машина, йорт ише зур әйбер сатып алу ихтималы зур.

 

Игезәкләр

(21 май – 21 июнь)

Игезәкләргә бик шәп эш тәкъдим итәргә мөмкиннәр. Теләсә кемнең киңәшен тыңлап йөрмәгез. Алданмас өчен бик игътибарлы булыгыз. Сезнең өчен файдалы яңа мөмкинлекләр ачылуы бик ихтимал.

 

Кысла

            (22 июнь – 22 июль)

Атна эш һәм мәхәббәт өлкәсендә уңышлы булырга охшап тора. Йолдызлар акчагызны кирәкмәгәнгә әрәм-шәрәм итмәскә куша. Эчке тоемлавыгызны тыңласагыз, атна проблемаларсыз һәм борчуларсыз узар.  

 

Арыслан

(23 июль – 23 август)

Арысланнарның ишеген көтелмәгән шатлык шакырга тора. Тик сөенечтән исереп көндәлек мәшәкатьләрне онытып җибәрә күрмәгез. Балалар белән аралашу сездән зур сабырлык таләп итәчәк.

 

Кыз

(24 август – 23 сентябрь)

Кызларны кызу, тыгыз атна көтә, әмма шулай булуга да карамастан, аларга бөтен яктан да уңыш елмаячак. Гайбәткә ышанмасалар, аларны мәхәббәт өлкәсендә бәхет  көтә.

 

Үлчәү

(24 сентябрь – 23 октябрь)

Сәламәтлегегезгә игътибарыгызны арттырырга кирәк. Яшелчә, җиләк-җимеш белән тукланырга, спорт белән шөгыльләнергә тырышыгыз. Күңелегезгә якын шөгыль табыгыз, ул сезгә төшенкелеккә бирелмәскә ярдәм итәр.  

 

Чаян

(24 октябрь – 22 нобярь)

Якыннарыгызның күңелен аңларга тырышыгыз. Дорфа дәшеп, рәнҗетә күрмәгез. Уйламыйча әйткән сүзегез белән кешенең йөрәген  яралый күрмәгез. Бер атна ял алып, бераз башыгызны “җилләтеп” алыгыз.

 

Укчы

(23 ноябрь – 21 декабрь)

Эштә һәм гаиләдә аңлашылмаучылыклар килеп чыгуын теләмәсәгез, бераз кешегә юл куярга һәм сүзегезне үлчәп сөйләргә өйрәнергә туры киләчәк. Ялгыз Укчыларны яңа танышулар көтә.  

 

Кәҗәмөгез

(22 декабрь – 20 гыйнвар)

Дусларыгызның берсенә сезнең ярдәмегез кирәк булачак. Гозерен кире какмагыз. Эшләгән яхшылыгыз киләчәктә үзегезгә күбе белән әйләнеп кайтачак.

 

Сукояр

(21 гыйнвар – 18 февраль)

Очраклы танышу мәхәббәткә яки чын дуслыкка әверелергә мөмкин. Сукоярларга бик күп эшләргә туры киләчәк, әмма алар зарланмый, чөнки аның уңыш китерәсен белә.

 

Балык

(19 февраль – 20 март)

Үзегезгә артык югары таләпләр куймагыз. Үзеңне аямый эшләүдән файда юк. Бераз булса да үзегезне яратырга өйрәнергә вакыттыр бит инде? Күңелегез кушканны гына эшләгез.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X