Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (1-8 декабрь)

Карьера үсеше өчен уңайлы вакыт җитә, әмма моның өчен сезгә һөнәри дәрәҗәгезне арттырырга туры киләчәк. Кыюлык һәм активлык күрсәтегез. Якын кешегез акчалата ярдәм тәкъдим итсә, баш тартмагыз. Ялларда, яхшы түләнә торган эш булса, икеләнмәгез.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Сез бу атнада хезмәттәшләрегез һәм җитәкчегез белән мөнәсәбәтләрегезне җайга сала, документларыгызны тәртипкә китерә аласыз. Планнарыгызны тормышка ашыру өчен сезнең алда бөтен ишекләр дә ачык булачак.

 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Бик озакка кичектергән эшләрегезне тәмамларга тырышыгыз. Тагын берничә көн сузып йөртсәгез, бу мәсьәләне үзегез генә хәл итә алмассыз, ярдәм сорарга туры килер. Эш күп вакыт алырга мөмкин, әмма кереме дә саллы булачак.

 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Бу атнада тискәре хис-кичерешләрегезне тыеп торсагыз яхшырак булыр, озакламый вәзгыять сезнең файдага үзгәрәчәк һәм сез бик тиздән теләгәнегезгә ирешерсез. Әгәр җаныгыз ялгызлык һәм тынычлык тели икән, ял итегез, бу сезнең сәламәтлегегездә уңай чагылыш табачак.

 

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Шактый актив, вакыйгаларга бай атна. Сәфәрләр, партнерлар белән элемтәләр һәм яңа проектлар турында фикер алышулар өчен дә уңай атна. Ялларда яраткан кешегезнең сезне кайгыртуы һәм дусларыгыз белән очрашу - йөрәгегезгә сары май булып ятачак.

 

Арыслан (23 июль – 23 август)

Чәршәмбе көнне сезнең алда яңа карьера офыклары ачылырга мөмкин. Эшегездә хәлләр яхшы һәм сезне бик үк борчымый. Әмма ирешелгәннәрдә тукталып калырга кирәкми, киләчәккә планнар төзергә кирәк. Атна азагында туганнарыгызга сезнең ярдәмегез кирәк булачак.

 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Әгәр сезне эштә яки шәхси тормышта нидер канәгатьләндерми икән, моны ничек үзгәртергә икәнен уйлагыз. Мөнәсәбәтләрне кискенләштерергә кирәкми, әмма дәшми түзәргә дә ярамый. Чәршәмбе көнне сезгә үз гамәлләрегез өчен генә түгел, башка кешеләр өчен дә җавап тотарга туры киләчәк.

 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Уңыш сезнең тиз өйрәнә һәм алган белемнәрегезне гамәлдә куллана белүегезгә бәйле булачак. Үткәннәргә ябышып ятмагыз, талантыгызга яңа кулланыш эзләгез. Җомга көнне хезмәттәшләрегез белән аралашканда сак булыгыз, аларга  серләрегезне сөйләмәгез.

 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Тирә-юньдәгеләр фикерегезгә колак салырлар, вәзгыятькә йогынты ясау һәм зур табыш алу мөмкинлеген кулыгыздан ычкындырмагыз. Балаларыгызга күбрәк игътибар итегез. Әмма үзегез турында мөмкин кадәр азрак сөйләргә тырышыгыз, шул исәптән дусларыгыз һәм гаиләгез турында да.

 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Сезнең планнарыгыз әкренләп тормышка ашырыла башлый. Сез үзегезнең активлыгыгыз белән позициягезне ныгыта аласыз. Бу табыш китерә торган актив атна булачак. Ялларны күңелегезгә якын кешеләр белән үткәрү яхшырак. Өй һәм гаилә турында онытмагыз.

 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Атна яңа танышуларга бай. Җитәкчелеккә читләтеп кенә бирелгән акыллы киңәш карьерагызда уңай чагылыш табарга мөмкин. Хезмәттәшләрегезне тәнкыйтьләмәскә тырышыгыз. Үзегезнең эрудициягезне күрсәтегез, аны югары бәялиячәкләр.

 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Күңелсез хәбәрләр килеп ирешергә мөмкин. Бәлки, хезмәттәшләрегезнең интригалары яки яраткан кешегезнең хыянәте турында ишетерсез. Өметсезләнмәгез. Сез бөтен авырлыкларны да җиңеп, яңа дәрәҗәгә ирешәчәксез. Кәгазь эшләрегезне тәртипкә китерегез.

 

Балык (19 февраль – 20 март)

Карьера үсеше өчен уңайлы вакыт җитә, әмма моның өчен сезгә һөнәри дәрәҗәгезне арттырырга туры киләчәк. Кыюлык һәм активлык күрсәтегез. Якын кешегез акчалата ярдәм тәкъдим итсә, баш тартмагыз. Ялларда, яхшы түләнә торган эш булса,  икеләнмәгез.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев