Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Син көнчеме? (Йолдызнамә)

Үзегезне тикшереп карагыз әле, син көнчеме?

Кучкар

Кучкар бик импульсив, әмма башка билгеләрдән аермалы буларак, ул көнләшү объектына тискәре хисләр кичерми. Төп максаты – зур уңышларга ирешү. Читләрнең уңышы аны яңа үрләр яуларга этәрә генә. Аңа ятларныкы кирәкми, үзенеке һәм иң яхшысы булсын.  Дусты кыйммәтле машина сатып алдымы? Кучкар тагын да кыйммәтлерәкне сатып алачак.

 

Үгезбозау

Тотрыклылык һәм уңайлылык яратучы. Үзгәрешләргә ул сак карый. Әйләнә-тирәдәгеләрнең баерак, уңышлырак булуы аны гаҗәпләндерми. Башкаларның уңышы бераз кәефен җибәрә, әмма ул үз-үзенә генә үпкәли.

 

Игезәкләр

Көнләшү хисенең үзенә хас түгеллеген катгый рәвештә расларга тырыша. Әмма ул шулай яшерен генә үзен тынычландырырга омтыла. Бу йолдызлык билгесе, үзе күп акча эшләсә дә, башкаларның финанс уңышыннан еш кына көнләшә. Игезәкләр булганның кадерен белми, шуңа күрә көнләшү җәтмәсенә эләгә.

 

Кысла

Кыслалар белән саграк булыгыз! Көнләшүдән бик каты ачуы кабарырга мөмкин, әмма моны яшерә. Тормыштагы гаделсезлекләр аны ярсыта. Кысла авыр минутларда ярдәм кулын суза, әмма кемгәдер аңа караганда күбрәк уңыш елмайса, астан гына «ут йөртергә» мөмкин.

 

Арыслан

Арыслан затлы билге булса да, ул үзеннән яхшырак булганнарны яратмый. Шуңа күрә көнләшүен шактый агрессив, ачыктан-ачык күрсәтә, төрле интригалар корып, яшеренми. Ул үзенең «оппонентын» ярышка чакырырга мөмкин. Анда инде иң көчлесе – Арыслан җиңәчәк.

 

Сөмбелә

Сөмбелә үз-үзен тәнкыйтьләүчән. Шуңа күрә читләр уңышына түгел, ә бәлки максатына ирешкәндә аз көч куюы өчен үзенә ачуы килә. Башкаларның уңышы аның кәефен генә бозып калмый, ә депрессиягә китерергә мөмкин. Астрологлар аңа читләр тормышын азрак күзәтергә, күбрәк үзенекенә игътибар бирергә киңәш итә.

 

Үлчәү

Үлчәүнең барлык уңышсызлыклары ялкаулыгы һәм үзенә ышанмавы белән бәйле. Ул бу хакта бик яхшы белә.  Әмма җиңелсә, әйләнә-тирәдәгеләрне гаеп итү теләге туа. Башкаларның яхшы тормышы аны нервландыра һәм ярсыта. Көнчеллек хисе бөтен көчен һәм тормыш энергиясен суыра. Астрологлар аңа үз өстеңдә эшләргә һәм бөтен кешенең дә мөмкинлекләре тигез булмавын истә тотарга киңәш итә.

 

Чаян

Чаян – йолдызлык билгеләре арасында иң көнчесе. Өстәвенә, ул уңышка гына түгел, ә талантка, матурлыкка да көнләшә. Әмма хисләрен бик оста яшерә, ә һөҗүм планы – кесәсендә. Бу билге читтән генә көнләшә белми. Аның максаты – көндәшен юлдан алып ташлау. Моның өчен ул интригалар кора, кагыйдәләр буенча уйнамый.

 

Укчы

Укчы башкалар өчен шатлана белми, кеше уңышына артык көнләшми дә. Көнчелек хисе – аның өчен мотивация. Ул тырышыбрак эшли башлый, көндәшен үтеп киткәч тә туктап калмый, алга баруын дәвам итә. Бу Укчыга даими рәвештә үз өстендә эшләргә һәм мөмкин булмаганга да ирешергә этәргеч бирә.

 

 Кәҗәмөгез

Кәҗәмөгез көнләшә белми,  белсә дә, бу хакта  әле беркем дә ишетмәгән. Үз көчен һәм мөмкинлекләрен бәяли белгән бу билге, уңышсызлыклары өчен үз-үзен тирги. Хаталарын анализларга, көндәшен куып җитеп, узып китү юлларын аңларга тырышуны өстенрәк күрә.

 

Сукояр

Сукоярның тынычлыгыннан бөтен йолдызлык билгеләре көнләшә ала.  Көнләшү хисен контрольдә тота белә. Ул уңышка ирешкәннәргә карата сарказм белән ни дә булса әйтеп куя ала. Әмма бу да бик сирәк, чөнки башкалар тормышына битараф. Ул үз тирщсеннән ерак китми, килеп туган проблемаларны да мөстәкыйль рәвештә  генә хәл итәргә ярата.

 

Балыклар

Балыклар искиткеч үзенчәлеккә ия – башкалар уңышына үзенекенә шатланган кебек үк куана белә. Бу йолдызлык билгеләре бик хисчән, рухи үсеш белән шөгыльләнәләр һәм көнләшү иң агулы хис дип саныйлар. Шулай да читләр уңышы аркасында депрессиягә дучар булучан Балыклар да бар.

 

Фото: /pixabay.com

Чыганак:  http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/sin-kncheme-yoldyznam

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X