Син кайчан тудың?
Галимнәр фикеренчә, кешенең кайсы ел фасылында тууы аның киләсе тормышына нык тәэсир итә.
Йолдызнамә, сихерчеләргә ышанмаган белгечләр дә, кеше һәм ел фасыллары арасында бәйләнеш бар, дип уйлый.
Яз көне үзенчәлекле кешеләр туа! Язын туган кешеләрдә лидер сыйфатлары иң көчле. Бу аеруча март-апрель айларында туучыларга кагыла. Алар арасында иң күп бизнесменнар һәм җитәкчеләр бар. Язын туган көнен билгеләп үтүчеләр теләсә кайсы өлкәдә уңышка ирешә ала. Бу күзәтү Британиянең Колумбия университеты хезмәткәрләре үткәргән тикшеренүләр ярдәмендә раслана. Фәнни эш барышында 400 генераль директорның туган көннәре анализланган.
Язгы сабыйларны табигать берничә куркыныч авырудан, шул исәптән неврологик патологиядән саклый. Мондый чирләрдән иң азы март аенда туган кешеләргә куркырга кирәк. Организмның неврология авыруларына каршы торуының теоретик үзенчәлегенә дөньяга килү сезоны, әйләнә-тирә мохит һәм ананың сәламәтлеге тәэсир итә.
Коннектикут университетының галиме Марк Гамильтон 300дән артык җәмәгать эшлеклесенең яшәешен анализлап, аларның барысын да уңышлы һәм стандарт булмаган фикерләүдән кала, дөньяга килгән чор да берләштерә, ди. Шулай итеп, язын туган балалар көчле иҗади сәләтләргә ия. Әти-әниләргә исә кечкенә талантларга бу юнәлештә ярдәм кирәк булачак.
Фото: pixabay.com
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев