Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Сентябрь кемнәргә уңыш китерер?

Көзнең беренче ае йолдызнамәнең өч билгесе тормышларында яхшы якка җитди үзгәрешләр кичерәчәк, дип ышандыра Русиянең танылган астрологы Тамара Глоба.

Мәсәлән, сентябрьдә Игезәкләргә хәлиткеч карар кабул итәргә кирәк булачак, нәтиҗәдә, бу алар язмышына йогынты ясаячак һәм аларның тормышларындагы вакыйгаларны берничә елга алдан билгеләячәк. Астролог вәгъдә итүенчә, үзгәрешләр яхшы якка гына булачак.

Арысланнарны көз башында уңайлы, имин вакыт көтә. Финанс һәм һөнәри өлкәдә эшләр аеруча уңышлы булачак.

Сентябрьдә Кызлар үз квалификацияләре турында уйланырга тиеш. Көз башы — Кызларга белемнәрен арттыру өчен иң яхшы вакыт. Көзнең беренче аенда салынган барлык тырышлыклар киләчәктә арттырып түләнәчәк.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев