Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Октябрь уртасында сөю киләчәк!

Яз гына түгел, көз дә романитка вакыты ул! Моңа бик тиздән йолдызнамәнең өч билгесе төшенәчәк икән...

Чаян дус, синең бик акыллы башыңа яңа мөнәсәбәтләр башлау яисә искеләрендә ачыклык кертү турында фикер килде икән, бу инде ярты җиңүең! Эзотериклар ышандыруынча, быел октябрь уртасы нәкъ сиңа сөю табарга ярдәм итәчәк. Ләкин сиңа сөйгәнең алдында йомшак булып күренергә өйрәнергә кирәк. Яңа мөнәсәбәтләрдә вулканнар атылмаса да, тынычлык, гармония, аңлашу хөкем сөрәчәк.

Үгезбозау, сиңа да мәхәббәттә уңыш елмаячак! Моңа кадәр аңлашылмаган мәсьәләләр бик җиңел чишеләчәк. Планнарыңны актив тормышка ашырачаксың. Ләкин йолдызлар ашыкмаска киңәш итә. Арыганлык тоярга һәм зур җаваплылык алмаска теләргә мөмкинсең. Көчеңне чамалап сарыф ит. Кайвакыт иң башта үзең хакында да уйлау кирәк ул...

Сукояр үзе өчен идеаль кешене очратачак, дип ышандыра эзотериклар. Ул кеше Сукояр өчен “тугандаш җанлы” булачак икән. Мәхәббәт өлкәсендә барысы да ал да гөл булачак, кыскасы. Йөрәк белән йөрәк серләшәчәк, сүзсез дә аңлашу барлыкка киләчәк...

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев