Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Кыскача йолдызнамә (1-8 апрель)

Башта уңай һәм тискәре якларын уйлагыз, карарыгызның нәтиҗәләрен бәяләгез, шуннан соң гына карар кабул итегез.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Сез иң катлаулы  мәсьәләләрнең дә чишелеш таба һәм хәтта кайбер серләрне дә ача алачаксыз.

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Барысын да тиз һәм озак уйлап тормыйча эшләргә кирәк. Сез уйлаган арада, бик мөһим нәрсәне кулдан ычкындыра аласыз.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Үгезне мөгезеннән алыгыз, эшегезне вакытында эшләгез, сүзегезне дә кирәкле җирдә, кирәгенчә әйтергә курыкмагыз.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Тынычланырга һәм үзегез шөгыльләнгән нәрсәләрдән ләззәт алырга тырышыгыз. Күңел төшенкелегенә бирелмәгез.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Якын дуслар белән аралашу, барлык бәхәсләрне үз файдагызга хәл итү һәм низагларны җайга салу өчен уңайлы вакыт.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Сез сайлау алдында торасыз. Башта уңай һәм тискәре якларын уйлагыз, карарыгызның нәтиҗәләрен бәяләгез, шуннан соң гына карар кабул итегез.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Курыкмагыз, барысын да мөстәкыйль хәл итәргә тырышыгыз, бу сезнең тормыш тәҗрибәгезне баетачак.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Сезнең әйләнә-тирәдәгеләрдә яхшы тәэсир калдырып, нәрсәгә сәләтле булуыгызны күрсәтү мөмкинлеге барлыкка киләчәк.

Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)

Нәрсә уйлыйсыз, шуны әйтегез. Үз интуициягезгә тулысынча ышаныгыз,  ул сезне  уңайсыз хәлдә калдырмас.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Буш сүзгә вакыт сарыф итәргә кирәкми, тимерне кызуында сугыгыз. Бәйрәм сезнең урамда булачак.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль) Я

ңа эшкә керешер өчен карар кабул итүе кыен икән, курыкмагыз, кыюрак булыгыз. Күз курка, кул эшли.

Балык (19 февраль – 20 март)

Йолдызлар ялкауланырга һәм эшләрне озакка сузарга киңәш итми. Күбрәк эшләр башкарырга һәм башланган эшләрегезне тәмамларга тырышыгыз.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев