Кыскача йолдызнамә (10-12 май)
Энергиягезне дөрес юнәлештә файдаланыгыз. Көннәрегезне файдалы итеп үткәрергә тырышыгыз. Күптәнге танышыгызны очрату кәефегезне күтәрер.
Кучкар (21 март – 20 апрель)
Кучкарларның иң зур хатасы – үз көчен тиешенчә бәяләмәү. Моңа зур игътибар бирергә кирәк, чөнки көчегезне юкка сарыф итү организмыгызның көчсезләнүенә китерергә мөмкин.
Үгезбозау (21 апрель – 20 май)
Үзара сүз куешкандай бөтен кеше Үгезбозауларга эч серен бушатыр. Бертуктаусыз кеше зарын тыңлау Үгезбозауларның саруын кайнатыр. Бердәнбер чара, телефоныгызны сүндереп, берничә көнгә югалып тору.
Игезәкләр (21 май – 21 июнь)
Энергиягезне дөрес юнәлештә файдаланыгыз. Көннәрегезне файдалы итеп үткәрергә тырышыгыз. Күптәнге танышыгызны очрату кәефегезне күтәрер.
Кысла (22 июнь – 22 июль)
Бар эшегезне ташлап бөтен кешегә ярдәмгә ташлана торган гадәтегезне бетерегез! Беренче чиратта үз мәнфәгатьләрегезне кайгыртырга өйрәнегез.
Арыслан (23 июль – 23 август)
Аралашырга туры килгән кешеләргә фикерегезне турыдан-туры бәреп әйтмәскә тырышыгыз, чөнки бу бәхәскә яисә конфликтка китерергә мөмкин.
Кыз (24 август – 23 сентябрь)
Кызларның идеяләрен көнендә-сәгатендә тормышка ашырасылары килә. Бик дөрес эшлисез, тимерне кызуында сугарга кирәк. Яңа идеяләр тусын өчен күбрәк табигатьтә булырга тырышыгыз.
Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)
Сезгә үз казанышларыгыз турында тирә-юньдәгеләргә артык кычкырып һәм шатланып хәбәр итәргә кирәкми. Уңайсыз хәлгә калуыгыз бар. Бәхет тынычлыкны ярата, дигән гыйбарәне онытмагыз.
Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь) Чаяннарга үзләрен бөек эшләргә илһамландыручы бер кеше кирәк. Ахыр чиктә бу китап яки кино персонажы булырга да мөмкин, гәрчә бу көлке булып тоелса да.
Укчы (23 ноябрь – 21 декабрь)
Укчылар тынычлык һәм югары энергия арасында баланс таба алачаклар. Сез үзегез генә дә, башкалар белән дә нәтиҗәле эшли аласыз. Бу – теләгән бөтен нәрсәне үзгәртеп кору өчен идеаль вакыт.
Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)
Кесәгездә берничә запас кулъяулык йөртү комачауламас сыман. Чөнки бу арада сезгә моң-зарын түгүчеләрне тынычландыручы ролен үтәргә туры килер ахрысы.
Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)
Сезнең әйләнә-тирәгездә булган вазгыять әлегә башлангыч стадиядә генә. Сез әле аңа үзегез теләгәнчә кайбер төзәтмәләр кертә аласыз.
Балык (19 февраль – 20 март)
Карьера һәм мөһим эшләрне хәл итү өчен уңайлы вакыт. Ә менә апатия белән ялкаулык яхшылыкка илтми. Киреләнмәскә, эгоизм күрсәтмәскә, гаилә әгъзаларының мәнфәгатьләрен исәпкә алырга кирәк.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев