Куян елына йолдызлар фаразы
Киләсе ел - Куян елы баулыларга нәрсә вәгъдә итә?
КУЧКАР. Яңа ел ялларын озакка сузмыйча, эшкә керешергә киңәш итә йолдызлар. Шәхси мөнәсәбәтләрдә дә, эшлекле өлкәдә дә җитди була белегез. Киләчәккә артык зур планнар кормыйча, бүгенге көн белән яшәгез. Май һәм июнь айлары уку, эш һәм башка шөгыльләр өчен уңышлы вакыт. Сез яңа проектлар һәм эшләр белән янып яши башлыйсыз. Нәкъ менә алар кызыклы танышуларга юл ача да инде. Июль-октябрь айлары бераз борчуга салыр, мөнәсәбәтләр киеренке төсмер алыр. Нинди генә хәлдә дә сабыр булыгыз, үз-үзегезгә ышанычны югалтмагыз. Бу киңәшләргә колак салсагыз, киләчәгегез уңышлы булыр. Куян елының соңгы айларында барысы да уңай килер, күңелегездә ышаныч артыр. Бу исә һөнәри үсешкә һәм керемегез артуга юл ачар.
ҮГЕЗБОЗАУ. Ел башында бераз борчулар булып алса да, гомумән алганда, кыш айлары уңыш китерер. Шактый тәҗрибә тупларсыз (киләчәктә бик тә ярап куяр), күп кешеләр белән танышырсыз, ә иң мөһиме – максатларыгызга һәм теләкләрегезгә ачыклык кертерсез. Яз айлары да вакыйгаларга бай булыр. Эшлекле өлкәдә һәм шәхси мөнәсәбәтләрдә үзгәрешләр көтелә. Эшегез күп булса да, көчегез ташып торыр. Мөһим сәфәрләр, күченүләр ихтималы зур. Хәтта эш урынын, һөнәри өлкәне алыштыру мөмкинлеге дә туар. Күпләр тормышларында яңа этап башлануын тояр. Елның икенче яртысында эштә һәм укуда уңышлар көтелә: бар белемегезне һәм сәләтегезне эшкә җигеп, әҗерен дә алырсыз. Һөнәри үсеш, үз эшеңне ачу көтелә. Ел ахырында мул керем алырсыз, ә бу исә зур сатып алуларга китерер.
ИГЕЗӘКЛӘР. Шактый гына тынгысыз ел көтелә. Ел башында ук планнарыгызга үзгәреш кертергә туры килер. Башкаларны кайгыртып йөреп, үз мәнфәгатьләрегезне онытып бетермәгез. Чыгымнарыгыз булса да, мул гына керем дә көтелә. Яз айларында яңа һөнәри мөмкинлекләр ачылыр. Карьера баскычыннан күтәрелүегез нәтиҗәсендә хезмәт хакыгыз артыр. Эшлекле сыйфатларыгыз, кеше белән уртак тел таба белүегез, эчке сиземләвегез ярдәмгә килер. Шактый кызыклы танышулар көтелә, алар дуслыкка һәм романтик мөнәсәбәтләргә китерергә мөмкин. Җәй айлары белем алу, квалификацияне күтәрү өчен кулай булыр. Көз көне шәхси мөнәсәбәтләр алгы планга чыгар, мөһим карар кабул итәрсез. Кайбер Игезәкләр баш-аяклары белән гаилә эшләренә чумар.
КЫСЛА. Куян елы уңыш китерер. Кыен вакытлар булып алыр, тик алар озакка сузылмас. Хәлне яхшы якка үзгәртергә бар көчегезне куярсыз. Эчке сиземләвегез дөрес карар кабул итәргә мөмкинлек бирер. Ел башында тискәре уйларга ирек бирмәгез, тормыш сөючәнлекне югалтмагыз. Март аенда сәяхәткә бару уңышлы булыр. Барып чыкмаса, баш-аягыгыз белән эшкә чуммагыз, ял итеп алыгыз. Яз айлары эшлекле мөнәсәбәтләр өчен кулай булыр. Үзегезне яхшы яктан күрсәтергә омтылыгыз – фикердәшләр табарсыз. Һөнәри өлкәдә мөнәсәбәтләр ачыклаудан тыелып калыгыз. Җәй айлары уку һәм эш өчен уңышлы булса да, ял турында да онытмассыз: көч тупларга җай табарсыз. Ел ахырында сабыр булыгыз, чөнки үзегезне ничек тотуыгыз киләчәккә йогынты ясавы бар. Нәтиҗәләр күп булмаса да, тормыш тәҗрибәгез һәм зирәклегегез бу сынауны кичәргә ярдәм итәр.
АРЫСЛАН. Ел башы уңышлы булыр. Бу тормышның күп кенә өлкәләренә кагыла. Мөмкинлекләрне кулдан ычкындырмагыз. Бу чорда сезгә игътибар, сезнең белән кызыксыну артыр. Үзегезнең абруегызны саклап калырга теләсәгез, шикле элемтәләрдән качыгыз, документларыгызны тәртиптә тотыгыз. Апрель аеннан июльгә кадәрге чор бераз киеренке булыр. Эшегезгә таләпләр артыр. Заманнан артта калмас өчен, яңа белем үзләштерергә туры килер. Августтан ноябрьгә кадәр ярыйсы гына нәтиҗәле эшләрсез. Нинди генә эшкә алынсагыз да, кабаланмагыз. Яңа проектлар башларга мөмкин. Ел ахырында киеренкелек артыр. Үзегезне яхшы яктан күрсәтү өчен, шактый тырышырга кирәк булыр. Җиңел булмаса да, сез барысын да җиңеп чыгарсыз.
КЫЗ. Ел башы үзе-үзеңне кайгырту (массаж, дәвалану, кыяфәтне үзгәртү, яңа кием алу) өчен кулай булыр. Сез тормыш мәгънәсе турында уйланырсыз, башыгызга тормышка ашмас кебек тоелган планнар килер. Бәлки, эш урынын алыштырырга теләрсез. Язга кадәр сабыр итеп торыгыз, кискен карарлар кабул итмәгез. Апрель һәм май айларында яңа мөмкинлекләр ачылыр. Эшлекле партнёрлар, фикердәшләр, инвесторлар белән танышырсыз. Җәй айлары бераз тынгысыз булыр. Эшегез ташып торса да, юк-барга борчылмагыз, сабыр булырга тырышыгыз. Сентябрь аенда барысы да җайланыр. Ял итеп алырга, сәяхәткә барырга да җай чыгар. Бу уңышлы чор ел ахырына кадәр дәвам итәр. Эштән башыгыз чыкмаса да, үзегезне тыныч тотарсыз. Ни өчен дигәндә, тирә-юнегездә сезне аңлый торган, сез таяна алырдай кешеләр булыр.
ҮЛЧӘҮ. Киләсе елга зур планнар корган булсагыз, аларны тормышка ашыруны сузмагыз. Бу уңайдан 2023 ел башы аеруча зур роль уйнаячак. Артык зур тәвәккәллек күрсәтергә әзер булмасагыз, максатыгызга вак адымнар белән булса да атларга омтылыгыз. Ел башы – белем алу, яңа проектлар башлау, үз бизнесыңа алыну өчен менә дигән вакыт. Иң мөһиме – ялкаулыкка бирелмәгез, идеяләрегездән баш тартмагыз. Үзегездә дисциплина булдырсагыз, күп кенә проблемаларга юлыкмый калырсыз. Июнь аенда бераз кыенлыклар туар. Барысын да контрольгә алсагыз, алар озакка сузылмас. Бу чорда эшлекле һәм шәхси мөнәсәбәтләргә аеруча зур игътибар бирергә кирәк: үз фикерен көчләп тагучылардан ераграк йөрегез. Кешегә артык ышанып бетмәгез. Көз айларында барысы да җайланыр, йолдызлар сезгә мәрхәмәтле булыр. Елның соңгы айларында уңыш арты уңыш килер. Бу эшлекле һәм шәхси мөнәсәбәтләргә кагыла. Күп кенә Үлчәүләр үзләрен чын мәгънәсендә бәхетле итеп тоярлар.
ЧАЯН. Ел башында төп игътибарны финанс мәсьәләләренә юнәлтергә киңәш ителә. Юк-барга акча туздырмыйча, киресенчә, керем алуның өстәмә юлларын эзләү яхшыга булыр. Шулай да җиңел акчаларга кызыкмау хәерлерәк. Тырышлык белән тапкан акча бәхет китерер. Февраль-май айларында гадәттәгедән күбрәк эшләргә кирәк булыр. Аның каравы, бу тәҗрибә сезгә озакка җитәчәк. Бу чорда уяу булырга, таншы булмаган кешеләргә бик үк ышанып бетмәскә киңәш ителә. Җәй айлары тыныч узар. Вакытыгызны гаиләгез, туганнарыгыз белән үткәрерсез. Сәяхәтләргә бару яшәү көче бирер. Ел ахырында кабат баш-аяк белән эшкә чумарга туры килер. Нәтиҗәсе озак көттермәс – уңышка ирешерсез, керемегез шактый булыр, абруегыз артыр.
УКЧЫ. Ел башы тотрыклы булыр. Тыныч кына зур планнар корырсыз. Үҗәтлек күрсәтүегез нәтиҗәсендә, аларны тормышка ашыру җае чыгып кына торыр. Тырышуыгыз игътибарсыз калмас: моңа кадәр бик үк якын аралашмаган кешеләр эшлекле тәкъдимнәр белән мөрәҗәгать итәрләр. Мәшәкатьләрегез күп булса да, якыннарыгызга вакытыгыз калыр. Гаиләдә тулы аңлашу көтелә. Майдан августка кадәрге чор бераз катлаулырак булыр. Бу чорда карарлар кабул иткәндә, чит кеше сүзенә колак салмагыз. Ел дәвамында тырышуыгызның нәтиҗәсе буларак, соңгы айларда күпкә ирешерсез. Зур сатып-алулар ихтималы зур. Мөһим вакыйгалар да көтелә: бәлки яшәү урыныгызны алыштырырсыз.
КӘҖӘМӨГЕЗ. Уңышлы ел килә. Моңа кадәр башкаларга билгеле булмаган сәләтегез ачылыр. Үзегез дә дөньяга башка күзлектән карый башларсыз. Яңа мавыгулар барлыкка килер, бәлки әле алар киләчәктә һөнәрегезгә әверелер. Ел башы белем алу өчен уңышлы чор. Яз айларында тырышып эшләргә туры килер. Аның каравы алар бик тә кызыклы булыр һәм шактый керем китерер. Тик ул акчаларны юк-барга туздырмагыз. Җәй башында гаилә мәсьәләләре беренче планга чыгар. Бергәләп сәяхәткә бару мөнәсәбәтләрне ныгытыр. Ел ахыры шактый катлаулы булыр. Бу авырлыклар белән бәйле түгел. Бары хәл итәсе эшләр күбәеп китәр. Көчегезне һәм вакытыгызны дөрес бүлсәгез, алар күңелле мәшәкатьләргә әверелер.
СУКОЯР. Ел башында холкыгызны сыный торган хәлләргә юлыгуыгыз бар. Ялкаулыкка бирелмичә, үзегезне кулга алуга ирешсәгез, барысы да яхшы булыр. Яз айларында күңелле вакыйгалар көтелә, тормышыгызның барлык өлкәләрендә дә уңыш елмая. Моңа кадәр кул җитмәс тоелган планнарыгызны кыю рәвештә тормышка ашыра башларга вакыт. Үз-үзегезгә ышансагыз, фикердәшләр дә табарсыз. Җәй айлары да начар түгел. Тик бу чорда акчагызны вак-төяккә туздырмаска, чит кешеләргә артык ышанмаска кирәк. Уяу булу зыян итмәс. Елның соңгы айлары сезне, һичшиксез, сөендерәчәк. Сез кирәкле вакытта кирәкле урында булырсыз. Керемегез артыр.
БАЛЫК. Ел башында җиңел генә уңышка ирешәм димә. Берничә атна ял иткәч, ныклап торып эшкә тотынырга киңәш итә йолдызлар. Киңәш сорап, читләргә түгел, ә ышанычлы кешеләргә генә мөрәҗәгать итегез. Яз башында ял итеп алу зыян итмәс. Сәяхәткә берүзегез генә бармагыз. Апрель башында алынган эшегез баштарак эч пошыргыч тоелыр. Җәй башында кызыклы гына танышулар көтелә. Шәхси тормышта үзгәрешләр булуы ихтималы. Көзгә таба кәефегез бераз төшеп алыр. Финанас эшләренә аеруча игътибарлы булыгыз. Яхшылап уйламыйча, кызган баштан гына кредит алмагыз, зур сатып алуларны да калдырып торыгыз. Елның соңгы айлары уңышлы булыр. Эшлекле өлкәдә уңай үзгәрешләр көтелә. Бәлки, яңа эшкә урнашырсыз.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев