Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Көз ахырында кемнәрне романтика һәм иминлек көтә?

Йолдызнамәнең дүрт билгесен үзгәрешләр көтә

Ноябрьнең соңгы көннәре Кысла тормышына көчле романтик дулкыннар алып килмәкче. Барлык башлангычлары да уңышлы булачак. Ләкин менә сөйгәнеңнең сәламәтлеге какшап китәргә мөмкин, Кысла. Иң яхшысы — бергә рәхәтләнеп ял итегез. Ай ахырында финанс иминлеге килер.

Арысланның өендә тынычлык һәм гармония хөкем сөрәчәк. Һәр адымың файда китермәкче бит әле, Арыслан дус. Нинди проектка тотынсаң да, уңыш киләчәк. Сәламәтлегеңне сакларга кирәклеген дә онытма.

Бизмәнгә романтика бик мулдан эләкмәсә дә, бу көннәре бәхетле булачак. Керем төрле чыганаклардан килмәкче. Аеруча ялгыз һәм горур Бизмәннәрне уңыш көтә. Тирә яктагылар аны ныграк хөрмәт итә башлар.

Кәҗәмөгез уңышны мөгезеннән эләктермәкче. Ычкындырмасын гына. Бик рәхәт көннәр көтә. Акча керер, ләкин аны шунда ук туздырып бетерергә ашыкма, Кәҗәмөгез. Бераз җыя алсаң, отарсың.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев