Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Кемгә нәрсә бүләк итәргә?

Тиздән Яңа ел якынлаша. Һәр йорттан диярлек мандарин, чыршы исе аңкый башлый.

Тәрәзәләрдән төрле-төрле утлар җемелдәгәне күренә, мишуралар ялтырап китә. 

Сабыйлар гына түгел, инде олылыр борынына да Яңа ел исе керде. Халык кибетләр буйлап туганнарына, дусларына, якыннарына бүләкләр эзли, Яңа ел табынына нәрсә әзерләргә, нинди күлмәк кияргә икән дип уйлый. 

КУЧКАРЛАР һәрвакыт хәрәкәт итәргә ярата, аларның кул кушырып утыруларын бик сирәк күрергә мөмкин. Шулай булгач, берәр төрле спорт инвентарье (мисал өчен гер, теннис ракеткасы, туп һәм башкасы) алар өчен менә дигән бүләк булачак! 
Шулай ук аларга интрерьерны бизәрлек алтын яисә көмеш төсендә булган матур, җыйнак кына статуя, көнкүреш техникасыннан үтүк кебек бүләк бирә аласыз. Әгәр дә кием-салым бүләк итәргә уйлыйсыз икән, Кучкарларның күзгә бәрелеп тора торган ячык төсле кием яратуын исегездән чыгармагыз.

ҮЗЕЗБОЗАУЛАР үзләренең өйләрен бик пөхтә тотарга ярата. Алар яши торган фатирда тузан, идәндә аунап яткан юылмаган оекбаш очрату сирәк күренеш. Үгезбозау йолдызлыгында туучылар табигый әйберләргә өстенлек бирә. Шуңа да агач эшләнмәләр бүләк итсәгез, аларны һичшиксез шатландырырсыз! Хатын-кыз Үгезбозауга бүләк сайлау аеруча да җиңел. Үз-үзен карап йөрергә яратканга күрә аларга чәч бөдрәләткеч яисә фен ошаячак. Маникюр ясау предметлары бүләк итсәгез дә отачаксыз гына.

Заманча төрле техника белән тулган фатирга эләгәсез икән, димәк анда ИГЕЗӘКЛӘР йолдызлыгында туган кеше яши. Алар бу техника белән кулланмаска да мөмкин, әмма шкафта блендер, әллә ничә тузансуырткыч тузан җыеп ятуы аларга ниндидер бер рәхәтлек бирә. Шуңа да яңа төрле техника – Игезәкләр өчен менә дигән бүләк булачак! Көнкүреш техникасыннан тыш төймә, йөзек, алка, билбау, галстук кебек кечкенә генә бүләкләр дә алар өчен бик зур әһәмияткә ия. 

Алтын-көмеш бизәнү әйберләре, антиквар предметлар – КЫСЛАЛАР өчен Яңа елга менә дигән бүләк! Әмма: “Бигрәк тәккәбер болар, кыйммәтле әйберләр генә яраталар”, – дип ялгыш уйларга ашыкмагыз. Чөнки инә бүләк итсәгез дә, Кысла йолдызлыгы астында тууычлар аны дөя итеп кабул итеп ала белә. Шуңа аларга бүләк бирү үзе бер рәхәт!

АРЫСЛАННАР – зәвык яратучы кешеләр. Аларны шаккаттыру бик кыен, әмма үз кулларың белән ясаган бүләк теләсә нинди Арысланны да битараф калдырмаячак. Мисал өчен, вак төймәләрдән (бисердан) картина үрсәгез, ул бүләк аның күңелендә мәңгегә искә калыр. Кием-салым сатып алырга уйлыйсыз икән, кызыл һәм алтын төсенә игътибар итегез. Сәгать, акча янчыгы кебек кечкенәрәк бүләкләр алганда да шул төсләргә өстенлек бирегез. 

КЫЗЛАР артык купшылыкны яратмый. Сувенир кебек бүләкләрне дә алар яратып кабул итми. Кызлар өчен иң мөһиме – алынган бүләкнең файдалы һәм сыйфатлы булуы. Шуңа күрә, савыт-саба, урын-җир җәймәләре алсагыз, Кызларга бу берсүзсез ошаячак. Тик аларның сыйфатын тикшерергә генә онытмагыз!

ҮЛЧӘҮЛӘР дә зәвык яратучылар. Әмма бу күп очракта киемгә генә карый. Кыйммәтле күлмәк, яисә костюм Үлчәүләрнең күңеленә хуш килер. Көнкүреш техникасын да алар бик яратып кабул итә. Үлчәүләр өйдә уңайлыклар һәм җылылык яратучы халык. Вакытны янда калдырырга мөмкинлек бирә торган техникадан берсе дә баш тарта алмас. Шулай ук алар татлы ризыкларга мөкиббән. Тәмле торт, кәнфит бүләк итсәгез, ул шатлыктан күкнең җиденче катында булыр!

ЧАЯННАР – бик серле кешеләр. Үзләре дә башкалар белмәгән нәрсәгә тартыла. Аларга нәрсә кирәген тиз генә аңлап алу читен... Шуңа да параллель дөньялар хакында китаплар Чаяннар өчен бик уңышлы бүләк булыр төсле. Шулай ук Чаяннар акчага мөкиббән. Яңа елда материаль ярдәм күрсәтү дә аларга бер дә комачау итмәс. 

УКЧЫЛАР өйдә утыра белми. Алар дөнья гизәргә, яңа җирләргә барырга, табигатьтә ял итәргә ярата. Шуңа да палатка, футбол тубы кебек бүләкләр аларга бик ошаячак. Укчыларның чит телләрне өйрәнүгә сәләтләре зур. Чит телләр сүзлеге яисә тел өйрәтә торган курсларга сертификат алар өчен көтелгән бүләк булыр. 

КӘҖӘМӨГЕЗЛӘР бик төгәл халык. Аларның өендә бер нинди артык әйбер дә булырга тиеш түгел. Һәр предмет үз урынында ята. Әгәр Кәҗәмөгезгә шулай тиеш булганга гына бүләк бирергә җыенасыз икән, моны эшләмәү хәерлерәк. Сувенир, кирәксез китап яисә диск аның фатирында бераз тузан җыеп ятканнан соң, барыбер башка кешегә бүләк ителәчәк. Шуңа да алдан сорашып, якыныгызга нәрсә кирәген белсәгез, аңа да файдалырак булыр, бүләк сайлау проблемасы да тумаячак. 

СУКОЯРЛАР бакчада казынырга ярата. Шулай ук бу йолдызлык астында туучыларның йомшак яклары – кино, театр, концертлар. Хатын-кыз Сукоярлар бизәнү әйберләренә, косметикага мөккибән. Ә ир-атлар исә сыйфатлы, классик әйберләрне өстен күрә. Бүләк сайлаганда Сукоярларның бу үзенчәлекләрен истән чыгармагыз.

БАЛЫКЛАР иң романтиклардан санала. Тәмле исле хушбуй, матур итеп эшләнгән шәмнәр, ис чыгаручы таякчыклар, театр яисә концертка билетлар, кызыклы китаплар... тагын әллә ниләр бүләк итәргә була Балыкларга. Иң мөһиме – матур ялтыравык кәгазьдә генә булсын. Чөнки Балык бүләкнең ничек бирелүенә бик нык игътибар итә торган кеше. 

Чыганак


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев