Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Иртәгә, 11 апрельгә сынамышлар

Иртәгә каеннарны кочаклагыз!

Ләкин каеннан артык күп теләкләрне тормышка ашыруны сорамагыз, бу нәфис агач “ачуланып”, киресенчә эшләп куярга мөмкин икән.

 

11 апрельдә аз гына булса да каен суы эчеп куярга тырышыгыз. Шулай иткәндә, гомер озын һәм бәхетле булырга тиеш, дип ышанган борынгылар.

 

Кызлар бу көнне чәчләренә ак тасмалар, ак бизәнгечләр такмасын! Ак төс — каен төсе. Агачка игътибар күп булырга тиеш. Каен төсен “урлаган” кызларның чәчләре коела башларга мөмкин икән.

 

Иртәгә каеннар янында йөрсәгез дә, талларга бик якын килмәгез. 11 апрельдә таллар төбенә мәрхүмнәрнең рухлары язны каршыларга төшә икән, дигән сынамыш бар. Аларның ялына комачауларга ярамый. Югыйсә, төннәрен саташа башларсыз.

 

Иртәгә берничә көнгә җитәрлек ризык әзерләмәгез. Иң яхшысы — иртәгәдән соңга иртән торып әзерләгез.

 

11 апрельдә төнлә күргән төш 3-7 көннән тормышка аша. Ә көндез күргән төш күз яшьләренә булырга мөмкин икән. Көндез йоклаудан тыелып торабызмы әллә?

Чыганак

Фото: татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев