Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә 9-16 август

Буш вакытыгызны яхшы дуслар арасында уздыру – иң яхшысы. Җәй узгач, сагынып искә алып сөйләрлек булсын.

Кучкар (21 март - 20 апрель) 
Сезнең кайчандыр яндырылган күперне торгызу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Аннан баш тартырга ашыкмагыз. Башыгызны формаль схемалар белән тутырмагыз, алар сизгерлек эшләмәгәндә генә ярдәм итә.

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Сез инде болай да шактый күп беләсез. Сезне кызыксындырган мәсьәлә буенча тирәнрәк “казыган” саен, аны аңлау сезгә кыенрак булачак. Сез интуициягезгә тулысынча ышана аласыз - иң дөрес юл шул.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Сезне оялту, уңайсыз хәлгә кую мөмкин түгел диярлек. Сез барысының да сорауларына җиңел генә җавап табасыз. Бу әле сезгә кемнең дус, ә кеснең бик үк дус түгел икәнен ачыкларга да ярдәм итәчәк.

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Буш вакытыгызны яхшы дуслар арасында уздыру – иң яхшысы. Җәй узгач, сагынып искә алып сөйләрлек булсын. Сезне күңелле яллар белән бергә күңелле, сөенеч китерүче вакыйга да көтә.

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Яңа мөмкинлекләр эзләгәнче, булган мөмкинлекләрегезне файдаланыгыз. Югыйсә, булганнарыннан да мәхрүм калуыгыз ихтимал, яңаларыннан да колак кагуыгыз бар.

Кыз (24 август - 23 сентябрь)
Әңгәмәдәшләрегезнең күзләренә игътибар белән карагыз. Беренчедән, алар хуҗасына караганда ихласрак булып күренергә мөмкин, икенчедән, аның сезгә карата нинди мөнәсәбәттә булуын җиңел ачыклый алырсыз.

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Сезнең планнарыгыз шулкадәр күп төрле эшләрне күздә тота ки, төп проблема булып "нәрсәдән башларга?" дигән сорау килеп басарга мөмкин. Якынрак ятканыннан башлагыз, анда-монда чабып йөрүгә вакытыгызны азрак сарыф итәрсез.

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Әйләнә-тирәдәгеләр белән үзара мөнәсәбәтләр бик четерекле булырга мөмкин. Әгәр мөмкин булса, элемтәләрне юк дәрәҗәсенә калдырыгыз, булдыра алмыйсыз икән - бернәрсәгә дә игътибар итмәгез.

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Сезнең тырышлыгыгыз күренми калмаячак, әмма зур уңыш та китермәячәк. Эшләрегез үзе өчен үзе “сөйләсен”, сезгә артыгын дәшмәү хәерлерәк булыр. Иң яхшысы – алдагы көннәргә дөрес планнар кору.

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Әйләнә-тирәгездә ни генә булмасын, сезнең кәефегезне берни дә боза алмаячак. Шәхси тормышыгыз бик яхшы булачак, ә моның белән чагыштырганда, калганы – чүп кенә!

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Сез үзегез дә сизмәстән вәсвәсәче, кызыктыручы роленә керергә мөмкинсез. Сезнең кызыксыну предметы кем яки нәрсә булуы мөһим түгел - сез үзегезнекенә ирешәчәксез.

Балык (19 февраль - 20 март) 
Сезгә гадәти, бернәрсә белән дә танылмаган кешегә караган кебек карауларына күнегергә туры киләчәк. Соңгы вакытта сезне артык игътибар белән кирәгеннән күп иркәләделәр.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев