Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (9-15 октябрь)

Баулыларга йолдызлар нәрсә вәгъдә?

Кучкар.

Тирә-ягыңдагылар белән ачыграк булырга һәм хисләреңне кыюрак әйтә белергә кирәк булыр. Якыннарыңны мактарга да онытма. Ләкин кемнеңдер гамәлләре бик ошап бетми икән, бу хакта кычкырырга ашыкма. Бу атнада син үзеңне гаделлек өчен көрәшүче итеп тоярсың.

Үгезбозау.

Күңелеңә якын кешене очратырсың. Ләкин тормыш китаптагы кебек түгел, моны төшенергә туры килер. Уйлап чыгарган идеалларыңны эзләмә. Үзгәрешләрдән курыкма. Атна ахырында гаҗәпләнү көтә. Гадәти тормышыңның үзгәрүен җиңел кабул итәргә тырыш. Позитив фикерли белүең, магнит кебек, яхшы вакыйгаларны сиңа тартып торыр.

Игезәкләр.

Нәтиҗәле эш атнасы көтә. Бәйләнешләрең күп файда китерер. Көчеңдә шикләнмә. Йолдызлар синең яклы. Атна уртасында матди хәлеңне яхшырту форсаты чыгар. Тик сак бул, моңа барысы да шатланмаска мөмкин. Хаталану мөмкинлеге дә юк түгел. Сөю көткән булсаң, шатлан, киләчәк ул!

Кысла.

Бу атна бик динамикалы булуы белән башыңны әйләндерәчәк. Сәяхәткә чыга калсаң, юлда бик игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Күп нәрсәне яңача аңлый башларсың. Атнаның җиде көнендә дә күп аралашасың килер. Мөһим документларга саклык белән кул куй. Килешүләрне яхшылап укы. Һәр эшеңне ахырына җиткер. Интуицияңә таян.

Арыслан.

Проблемаларыңны җибәреп тор. Озак уйланып йөрмә, тизрәк хәл итү ягын кара. Барысы да күпкә гадирәк. Күп нәрсәне син үзең уйлап чыгарасың. Алдагы көннәрдә тормышыңда бернинди күңелсез вакыйгалар да көтелми. Сәламәтлегеңә игътибарлы бул. Дөрес туклануга күчәргә вакыт.

Кыз.

Ерак юлларга чыкмый тор. Матди югалтулар күп булырга мөмкин. Ә атна тыныч үтәргә тиеш. Эшеңдә гел күләгәдә генә йөрмә. Лаеклы медальләреңне кабул ит. Җитәкчеңнең күзенә ешрак чалын.

Бизмән.

Гармонияле атна көтә. Гаилә җылысын тоярсың. Тормыш тонусыңны күтәр, барлык мөмкинлекләрне файдаланырга тырыш. Зур чыгымнарга бармый тор. Файдалы кешеләр белән аралашу хезмәт баскычында күтәрелергә ярдәм итәр.

Чаян.

Сәламәтлегеңә җитди игътибар таләп ителә. Көчең аз калган кебек тоярга мөмкинсең. Яхшы китап яисә фильм күңелеңә тынычлык кайтара алыр. Кирәкмәгән әйберләр сатып алырга ашыкма. Проблемаларыңны креатив алымнар белән хәл итә аласың. Бөтен эшне үз иңеңдә күтәрәсең килмәсә, күп җаваплылык алырга ашыкма.

Укчы.

Әле отпуск алмаган булсаң, бик яхшы вакыт. Арымаган кебек тоелса да, ялсыз ярамый. Нәрсәдер сатып алырга хыялланасың икән, тәвәккәллә. Ашыкма, вакыйгаларны ашыктырма. Барысы да вакытында килер.

Кәҗәмөгез.

Атна башы тормышыңа яхшы атмосфера алып килер. Эштән соң якыннарың янына ашыгырсың, аларның күңел җылысын бу атнада аеруча нык тоярсың. Күптән күрмәгән туганнарың белән күрешергә форсат тап. Атна уртасында күптән көткән яңалыкларны ишетерсең.

Сукояр.

Бу атнада үзеңне бик ышанычлы тоярсың. Эштә дә, шәхси өлкәдә дә позицияләреңне ныгытырсың. Мәхәббәткә күбрәк вакыт бүлсәң дә була. Эмоциональ халәтең эшләреңнең юнәлешен билгеләр. Өйдә мебель күчерәсе килү теләге дә туарга мөмкин.

Балык.

Иҗади активлыгың югары дәрәҗәдә. Матди хәлеңне яхшырту буенча уңышлы планнар төзерсең. Көндәшләрең “йомшак якларыңны” белеп калырга мөмкин. Тыныч булырга тырыш. Яңалыклардан курыкма.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев