Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (7-14 сентябрь)

Атна дәвамында бар эшегез дә җырлап барыр. Алай да игътибарлырак булырга тырышыгыз, имзалый торган документларны җентекләп укыгыз. Бер кеше тормышыгызда мөһим роль уйнар кебек.

Кучкар (21 март - 20 апрель)

Кучкарларга, күңелләренә рәхәтлек бирә торган эшләр белән шөгыльләнергә туры киләчәк. Тик игътибарсызлыгыгыз аркасында хаталар гына җибәрә күрмәгез. Өстәвенә кайбер Кучкарларны көтелмәгән күңелле сәяхәт тә көтә.

 

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)

Яңа мөмкинлекләр килеп чыгуы Үгезбозауларның күңелен җылытыр, өмет барлыкка килер. Романтик очрашуларның да тирәнрәк мөнәсәбәтләргә сәбәпче булуы ихтимал. Үгезбозауларның тормышларында кискен борылышлар көтелә.

 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)

Йолдызлар Игезәкләргә игътибарлырак булырга киңәш итә: таныш булмаган кешеләр белән ачылып китеп сөйләшмәгез. Эчкерсезлегегездән файдаланып кәкре каенга сөямәсеннәр. Бөтен энергиягезне эшкә юнәлтсәгез яхшырак - файдасы күбрәк булыр.

 

Кысла (22 июнь - 22 июль)

Кыслаларның кәефләре үзгәреп кенә тора, ләкин

алар аз гына да кул кушырып утырмыйлар, максатларына таба баралар. Күптәнге мәсьәлә сез теләгән якка чишелеш табар. Кыслаларның яшерен бер теләге тормышка ашар.

 

Арыслан (23 июль - 23 август)

Арысланнар юктан проблема уйлап табып, хәлне катлауландырмагыз.. Ихтыяр көчегезне туплап максатыгызга таба барыгыз. Вакытыгызны кирәкмәгәнгә сарыф итмәгез. Атна ахыры романтик очрашулар, көтелмәгән сәяхәтләр вәгъдә итә.

 

Кыз (24 август - 23 сентябрь)

Кызларның кәефе сәгать теле кебек, тегендә-монда «йөри”. Үз эчендә кайнап йөрүләре аның якыннарының саруын кайната. Үзегезне кулга алыгыз! Әйткәләшүләр үзгәртеп булмый торган нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

 

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь)

Үлчәүләрне һөнәри өлкәдә дә, шәхси мөнәсәбәтләрдә дә күңелле үзгәрешләр көтә. Көч-дәрманнары ташып торганга үзләре дә аптырар: моңарчы сузып-тартып килгән эшләрне күз ачып йомганчы эшләп атарлар.

 

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь)

Чаяннарның куллары эшкә бармый. Сезгә тынычланырга, дулаган хисләрегезне бераз йөгәндә тотарга кирәк. Поезддан алда йөгермәгез, һәр нәрсәнең үз вакыты. Өстегезгә артык күп җаваплылык алудан туктагыз.

 

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь)

Укчылар каршында яңа офыклар ачылырга тора. Эштә һәм өйдә вәзгыять сез теләгән якка борылыш алыр. Серләрегезне якын, сыналган дустыгызга гына сөйләгез. Бәхет кошын куркытмагыз, очып китмәсен.

 

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь)

Кәҗәмөгезләр үзләрен бүтән бер яңа өлкәдә сынап карый, яңа һөнәр үзләштерә ала. Теләгән эшләренә курыкмыйча җиң сызганып тотына алына, чөнки аларга йолдызлар хәерхаклы. Атна ахырында килеп ирешкән кызыклы тәкъдимнән баш тартмагыз.

 

Сукояр (21 январь - 18 февраль)

Атна дәвамында бар эшегез дә җырлап барыр. Алай да игътибарлырак булырга тырышыгыз, имзалый торган докуметларны җентекләп укыгыз. Бер кеше тормышыгызда мөһим роль уйнар кебек.

 

Балык (19 февраль - 20 март)

Балыкларны күңелле һәм нәтиҗәле атна көтә. Гаилә коруга мөнәсәбәтле җитди карар кабул итәргә туры киләчәк. Эш буенча кызыклы тәкъдим килеп ирешергә мөмкин, дәрәҗәле кеше ярдәмен кире какмагыз.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев