Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (7-12 февральгә)

Бу атнага йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?

Кучкар  (21 март - 20 апрель)  

Атна башы планнарны барлау: ирешелмәстәйләрен яки кызыксызга әйләнгәннәрен онытып, яңаларын алдыгызга кую чоры. Үзгәрешләр кирәк: хәтта идәндәге иске паласлар да эчне пошыра башларга мөмкин. Ял көннәрендә әйбәт хәбәрләр көтегез.

 

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)

Шактый ук киеренке, ыгы-зыгылы атна. Нәтиҗәсе уңай булсын өчен бик күп йөрергә йөгерергә, хәтта кыска вакытлы сәфәргә дә чыгып керергә туры килер. Серләрегезне беркемгә дә ачып салмагыз: гайбәт тарата башларга мөмкиннәр.

 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь)

Атна башыннан кәефегез еш кына үзгәрер. Эчке сиземләвегезгә таяныгыз. Зур гына мәшәкатьләрегезне бөтенләйгә оныттыру өчен бик уңайлы сәбәп чыгар. Хыялларыгыз тормышка ашар. Моның өчен язмышыгыз барысын да үзе хәл итеп куяр.

 

Кысла (22 июнь - 22 июль)

Салкын тию билгеләре булса, кичекмәстән чаралар күрегез. Йорт мәшәкатьләрен якыннарыгыз белән бүлешегез, эштә дә артыгын бетеренмәгез. Нык кына ару да сәламәтлеккә зыян. Кыскасы, күбрәк үзегезне кайгыртыгыз, чирләрдән сакланыгыз.

 

Арыслан (23 июль - 23 август)

Атна башы уңай хәбәрләр китерер. Үз көчегезгә генә түгел, иртәгәсе көнгә дә ышанычны арттырырдай хәлләр булып алыр. Җитәкчегез эшкә кагылышлы шәп кенә яңалыклар белән куандырыр. Уйламаган җирдән финанс кереме артыр. Атна ахырында гаиләгез белән бергә булыгыз.

 

Кыз (24 август - 23 сентябрь)

Эш урынында килеп туган мәшәкатьләрне үзегезгә генә хас осталык белән җиңеп чыгачаксыз. Нәтиҗәсе киләчәктә дә роль уйнасын дисәгез, әлбәттә, җитәкчегезгә «тәлинкә тоту» комачауламас. Сезгә борчылырга урын юк, артыгызда ныклы терәк булыр.

 

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь)

Атнагыз тыныч узар. Дөньядагы тынгысызлыкка карамастан, тормышыгызның җиңеләюен сизеп сөенерсез. Күп кенә проблемаларыгыз уйламаганда хәл ителер. Яңа танышыгызның бик вакытлы киңәше күңелсезлектән коткарып калачак.

 

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь)

Яңа мәхәббәт әсирлегенә эләгүегез бар. Хисләргә бирелеп, башыгызны югалта күрмәгез. Бу атнада эш галәмәт күп булачак һәм аны үзегездән кала беркем дә булдыра алмаячак. Шуңа күрә иркенәеп китмичә генә, көч-куәтегезне туплап, матур гына эшләргә әзер булып торыгыз. Атна керемле узар.

 

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь)

Бик тә киеренке атна башланыр. Үзегезгә дә, башкаларга да таләпчән булыгыз, хаклы икәнлегегезгә шикләнмәгез, кыю булыгыз. Атна ахырында көтелмәгән бер элекке танышыгыз белән очрашу карьера баскычыннан югарырак үрмәләүгә юл ачар.

 

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь)

Атна башыннан ук вак мәшәкатьләр бөтен вакытыгызны алыр. Аның каравы нәтиҗәсе әйбәт булыр. Якыннарыгыз белән уңай мөгаләмәдә булыгыз. Килеп туган уңайсызлыкларны бергә хәл итегез.

 

Сукояр (21 январь - 18 февраль)

Акчалы чор. Бу исә күңелегезне тагын да үсендерер, матур гына планнар корырсыз. Атнагыз эшлекле кешеләр белән тыгыз үтәр. Бу әлбәттә сезнең файдага. Шулай булса да үзегезгә вакыт табарга тырышыгыз.

 

Балык (19 февраль - 20 март)

Максатларыгызны төгәл билгеләп, аларга каршы адым ясауны ниятләп кую кирәк. Бу көчегезне тигез бүләргә, теләгән нәтиҗәгә ирешергә мөмкинлек бирер. Әлбәттә, финанс мәсьәләсенә барып төртелер, аны да уңай хәл итәрсез. Ял көннәренә нинди дә булса күңел ачу сәяхәте планлаштыру зыян итмәс.

 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев