Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

йолдызнамә (7-11 август)

Барлык юнәлешләрдә берьюлы барырга омтыласыз. Моның бик үк яхшы килеп чыкмавына чын күңелдән гаҗәпләнәсез.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Сездә кыргый җәнлекләрне өйрәтүчеләргә хас сәләт ачылачак –теләсә кайсы кешене үз ихтыяр көчегез белән буйсындыра аласыз. 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)  

Сезнең белән сөйгәнегез арасында кайбер аңлашылмаучанлыклар туарга мөмкин. Моның озак вакытлы үпкәләшүгә китерүе ихтимал. Сезгә уртак дустыгызның ярдәме артык булмас.

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Теләгәнегезне генә күрерсез һәм ишетерсез. Бу, әлбәттә, шәп, әмма реаль дөньяга әйләнеп кайтуыгыз яхшырак булыр.

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Үзегезне йокыдан уянган кеше итеп хис итәрсез. Бәлки, бу халәт сезнең, ниһаять, йокыгыз туйганчы йоклавыгыз белән аңлатыладыр, ә бәлки, илһам килү билгеседер.

Арыслан (23 июль – 23 август)

Барлык юнәлешләрдә берьюлы барырга омтыласыз. Моның бик үк яхшы килеп чыкмавына чын күңелдән гаҗәпләнәсез. Иң беренче кирәклесен эшләгез.

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Әгәр дә кемдер сезнең үз боерыкларын үтәвегезне көтә икән, ул бик нык ялгыша. Кемгәдер буйсынганчы, бөтен дөньяны үз кубызызга биетәчәксез.

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Тормышыгыздагы җиңелчә “тәртипсезлеккә” бөтенләй хаоска әйләнергә ирек бирмәгез. Тынычлык саклагыз һәм вәзгыятькә үзегез белән идарә итәргә юл куймаска тырышыгыз.

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Сезгә үз ялгышыгызны тану авыр булачак, шуңа күрә, аны эшләмәскә тырышыгыз, әгәр инде өлгергәнсез икән, тиз арада тәүбәгә килегез. 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Сезнең җан-фәрманга тырышуыгыз теләсә кемне тәэсирләндерәчәк, ләкин моңа шул кадәр энергия сарыф итәргә кирәк микән?! Тынычланыгыз.

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Артыгызда пышын-пышын килүче гайбәтчеләрнең сүзенә игътибар итмичә дөрес эшлисез. Бөтен кешенең авызын яба алмассыз, бу мөмкин дә түгел.

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Сезнең фикерегезгә мыек астыннан елмаеп кына карарлар. Шуңа күрә, дәшми торуыгыз яхшырак. Мыштым гына үзегезне кайгыртыгыз.

Балык (19 февраль – 20 март)

Язмыш сезнең катнашыгыздагы теләсә кайсы башлангычка хәерхаклы булыр. Аңлы гражданин буларак, сез максималь зур күләмдәге чараларда катнашырга тиеш.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев