Йолдызнамә (5 – 11 декабрь)
Баулыларга бу атнага йолдызлар нәрсә вәгъдә итә?
Кучкар (21.03 – 20.04)
Күңелегезне һаман борчып торган бер проблеманы чишү юлын әйтеп сөендерерләр. Шәхси тормышыгызда нәрсәнедер дәлилләргә туры килер. Атна ахырында куанычлы хәбәр алырсыз.
Үгезбозау (21.04 – 20.05)
Эштә кыю планнарыгызны чынга ашыру өчен шәп мөмкинлекләр ачылыр. Нәрсәдер сез теләгәнчә бармый кебек тоелса, хафага төшмәгез: чынында алай түгел. Купшы, әмма бик уйлап әйтелгән сүзләрегез кемнәрнедер тәмам әсир итәр.
Игезәкләр (21.05 – 21.06)
Азрак сөйләп, күбрәк тыңларга! Бу атнада нәкъ менә шулай кирәк. Шәхси тормышыгызда күңелле мизгелләр, көтелмәгән бүләкләр көтелә.
Кысла (22.06 – 22.07)
Эчке бер каршылык эшегезгә комачауламагае. Хәер, бер яхшы кешенең әйбәт хәбәреннән соң аның эзе дә калмаячак. Гаиләгезгә уйламаганда-нитмәгәндә муллык ишелеп төшәчәк.
Арыслан (23.07 – 23.08)
Бер көйгә барган, кайвакыт туйдырып та җибәргән эш чоры. Әмма нәкъ менә хәзер көчле шәхес булуыгызны күрсәтә алачаксыз. Ә бу, әлбәттә инде, хезмәт хакы ишәюгә китерәчәк!
Кыз (24.08 – 22.09)
Беркемнең дә фикеренә сукырларча ышанырга ярамый. Хәтта ул үзегез өчен хөрмәтле кеше булса да. Ни генә булмасын, бу атнада уңайлырак тормыш чорына күчәчәксез.
Үлчәү (23.09 – 23.10)
Күптән башлап ташланган эшләрегезнең очына чыгу мөмкинлеге килеп чыгачак. Ниһаять, күңелегезгә рәхәт бер тынычлык иңдерәчәк бу. Эш урынында күңел күтәренкелегенә китерердәй хәлләр булачак.
Чаян (24.10 – 22.11)
Вакыйгаларга бай һәм кызыклы чор. Эштә абруегызны ныгытачаксыз. Бик күпкә өлгереп, уңышка ирешәчәксез һәм шәп кенә керем дә алачаксыз!
Укчы (23.11 – 21.12)
Хыялларга төренеп, вакытыгызны юк-бар белән уздырмаска тырышыгыз. Юкса хыялый хәйрүшкә әйләнеп кую куркынычы бар. Атна урталарында әйбәт кенә яңалыклар булачак.
Кәҗәмөгез (22.12 – 20.01)
Теләк-омтылышларны бераз йөгәнләргә туры килмәгәе. Көч һәм мөмкинлекләр иксез-чиксез түгел бит! Башлаганны тәмамлап, билгеле бер йомгак ясарга кирәк. Әйтергә кирәк, бик әйбәт булып чыгачак ул.
Сукояр (21.01 – 19.02)
Дөрес фикер йөртүегез эштә бер хата ясаудан коткарып калыр. Хата дип, хезмәттәшегезне уңайсызрак хәлдә калдыру куркынычы ул… Яңа ел исе күңелегездә рәхәт тойгылар барлыкка китерер.
Балык (20.02 – 20.03)
Үзегезгә кирәгеннән артык эш өймәгез: сәламәтлеккә зыян килмәсен. Атна ахырында җитәкчегез белән сөйләшү булыр. Кыскасы, ул сезне аңлар, ишетер һәм тиешенчә бәяләр.
Чыганак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев