Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (4-11 октябрь)

Шәхси тормышыгыз Голливуд фильмнарындагы мәхәббәт маҗараларыннан бер дә ким булмас ахрысы.

Кучкар (21 март - 20 апрель)  
Бу атна сезнеке! Күптән күңелегезне борчыган мәсьәләләрне бу атнада хәл итәргә тырышыгыз. Яңа максатлар куярга, аларны тормышка ашырырга курыкмагыз. Акчагызны саклабрак тотыгыз. 

Үгезбозау  (21 апрель - 20 май)
Үзегезне кулда тотар өчен күп көч куярга туры килер. Юк кына сүз дә ачуыгызны китерә. Якын кешегезне үпкәләтүдән сак булыгыз. Бәхәсләшү яки үпкәләшүгә караганда, юл кую сезнең өчен күпкә хәерлерәк булыр. 

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Тормышка нәтиҗә ясарга, алга таба булган планнарны барларга киңәш ителә. Игътибарыгызны күбрәк гаиләгә бирергә тырышыгыз. Хәзер сездән зур сабырлык һәм көч сорала. 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Акча белән бәйле барлык мәсьәләләрне дә атнаның беренче яртысында хәл итәргә тырышыгыз. Ялларыгызны дусларыгыз, туганнарыгыз уздыру, гел эш турында уйлап йөрүгә караганда әйбәтрәк булыр.

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Ялгызларның гаилә кору хыялы тормышка ашарга мөмкин. Гаиләлеләргә исә, гаиләдәгеләргә игътибарлырак булырга киңәш ителә, гел эштә югалып торуыгыз өйдәгеләргә ошамаска мөмкин. 

Кыз 24 август - 23 сентябрь 
Акча артыннан куу бик үк күңелле тәмамланмаска да мөмкин. Берничә эштә эшләп сәламәтлегегезне какшатуыгыз бар. Үзегез турында да уйларга, үзегезне кайгыртырга өйрәнегез. Интригалардан ераграк йөрегез. 

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Зур эшне башлап җибәрергә кыюлыгыгыз җитеп бетми бугай. Туган-тумачагыздан, дус-ишләрегездән ярдәм сорарга уңайсызланмагыз, бу эштә сезгә нәкъ менә аларның булышлыгы кирәк булуы ихтимал. 

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Эш мәсьәләсендә барысы да ал да гөл: эшегезне күрүче, бәяләүче булгач, эшләгән саен эшлисегез генә килеп тора. Хәтта көтелмәгән эш сәфәренә чыгып китүегез дә кәефегезне төшерә алмый. 

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Соңгы арада гел үзегез турында гына уйлый башладыгыз бугай! Якын кешеләрегезгә игътибарыгызны арттыра төшсәгез, яхшы булыр иде. Гаиләдә татулыкны саклап калу үзегездән тора. Кирәкмәгәнгә бәйләнеп йөрүегезне бетерегез.

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Шәхси тормышыгыз Голливуд фильмнарындагы мәхәббәт маҗараларыннан бер дә ким булмас ахрысы. Хисләрдән башлары әйләнгәннәр үзләрен җир йөзендәге иң-иң бәхетле кеше итеп хис итәр. 

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Документ белән бәйле эшләр өчен уңай атна. Атна эш сәфәрләре, үзара килешүләр төзү, эш белән бәйле бетмәс-текәнмәс мәсьәләләрне чишү белән сизелмичә выжылдап үтеп тә китәр. 

Балык (19 февраль - 20 март) 
Көчегез арта. Барысы да сүзегезгә, хәтта күз карашыгызга да буйсыначак. Болай булса, телекинез белән шөгыльләнә башламагаегыз әле. Бу атнада күптән хәл итә алмаган проблемагызны хәл итәрсез.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев