Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (31 июль – 4 август)

Буталчык уйлардан сезне аек акыл гына коткарачак. Хисләргә бирелмәгез, берничә көн ял итегез.

Кучкар (21 март – 20 апрель)

Һәрвакыт җиңүче була алмыйсыз бит. Бу юлы җиңелү тойгысы белән килешергә туры киләчәк. Дөрес, бу әле бөтен өметләрнең җимерелүен аңлатмый.

 

Үгезбозау (21 апрель – 20 май)

Дусларыгызга һәм хезмәттәшләрегезгә, хәтта бөтенләй ачык булып күренгән әйберләрдә дә тирән мәгънә яшеренгән булуы мөмкин икәнен аңлатыгыз, моны ачыклау – дөрес юлны күрсәтер.

 

Игезәкләр (21 май – 21 июнь)

Сезгә кырын караган кешеләр белән аралашуыгызны туктатып торыгыз. Беркемгә дә үзбәягезне төшерергә юл куймагыз.

 

Кысла (22 июнь – 22 июль)

Бу арада үзегез дә, кәефегез дә, планнарыгыз да “уалырга” гына торачак. Авыр темалардан һәм предметлардан качыгыз. Үзанализ белән шөгыльләнмәгез.

 

Арыслан (23 июль – 23 август)

Кемгәдер ярдәм иткәч, бу кеше дә кайчан да булса миңа ярдәмгә килер дигән “мәкерле” уегызны башыгыздан чыгарып атыгыз. Эчкерсез булсагыз, кешеләр сезгә үзләре дә тартылыр.

 

Кыз (24 август – 23 сентябрь)

Сездә ике тойгы бәхәсләшә: күңелегезнең бер яртысы актив тормыш таләп итә, икенчесе өйдә утыруны өстенрәк күрә. Сезгә алтын урталыкны табарга кирәк.

 

Үлчәү (24 сентябрь – 23 октябрь)

Сез планнарыгызны тамырдан үзгәртәчәк ниндидер вакыйганы көтәсез. Ашык-пышык планнар төземәскә тырышыгыз, вакыйгаларны үз агымына куегыз.

 

Чаян (24 октябрь – 22 ноябрь)

Сезнең энергиягез ташып тора, шуңа күрә сезне һәрвакыт волонтер ролендә файдаланалар да. Үзегезне бүтән юнәлешләрдә сынап карагыз, сез күпкә сәләтлерәе бит.

 

Укчы ( 23 ноябрь – 21 декабрь)

Сезнең уйлап табуыгыз күпләрдә көнчелек уятачак. Сезнең уйлап табуыгыз мактауга лаек. Ләкин сорау – аның белән нәрсә эшләргә?

 

Кәҗәмөгез (22 декабрь – 20 гыйнвар)

Буталчык уйлардан сезне аек акыл гына коткарачак. Хисләргә бирелмәгез, берничә көн ял итегез. Тәнегезгә дә, җаныгызга да ял кирәк.

 

Сукояр (21 гыйнвар – 18 февраль)

Аз гына хата җибәрү аркасында алдыгызга куелган бурычны үтәр өчен хәзер бөтен көчегезне куярга мәҗбүрсез. Алга таба вәгъдәләр биргәндә сак булыгыз.

 

Балык (19 февраль – 20 март)

Шикле, күңелегез ятмаган эшләргә алынмагыз. Матур “сайраучы” кешеләргә ышанып бетмәгез. Бурычка акча бирмәгез.

Чыганак

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев