Бавлы-информ

Баулы районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Йолдызлар фаразы

Йолдызнамә (30 август – 6 сентябрь)

Бу атнада эштә вазгыять шактый ыгы-зыгылы, нерв кылларында уйный торган булачак. Эш белән бәйле мәсьәләләр беренче урынга, ә шәхси проблемалар арткы планга чигенәчәк. Сезгә мөһим карар кабул итәргә кирәк булачак, һәм ул сезнең алдагы язмышыгызга йогынты ясаячак.

Кучкар (21 март - 20 апрель) 
Бу атна шактый уңышлы булачак, әмма шәхси тормышыгызда булачак вакыйгаларны сер итеп саклаган очракта гына. Күптән борчыган сорауга җавап таба аласыз. Өстәвенә, сез күз алдына китергәнгә караганда, барысы да күпкә җиңелрәк хәл ителәчәк. 

Үгезбозау (21 апрель - 20 май)
Бу атнада эштә вазгыять шактый ыгы-зыгылы, нерв кылларында уйный торган булачак. Эш белән бәйле мәсьәләләр беренче урынга, ә шәхси проблемалар арткы планга чигенәчәк. Сезгә мөһим карар кабул итәргә кирәк булачак, һәм ул сезнең алдагы язмышыгызга йогынты ясаячак.

Игезәкләр (21 май - 21 июнь) 
Бу атнада сезгә отышлы тәкъдимнәр күп булыр. Үзгәрешләрдән курыкмагыз, алар барысы да яхшыга булачак. Сезнең барлык эшләрегездә дә диярлек хыялларыгызны тормышка ашыру мөмкинлеге барлыкка киләчәк. 

Кысла (22 июнь - 22 июль) 
Атна төрле вакыйгаларга бай булачак, күңелсезләнергә туры килмәячәк. Әгәр ялкауланмасагыз, һөнәри өлкәдә тотрыклылыкка ирешерсез. Атна озак көтелгән проектларны һәм планнарны тормышка ашыру өчен яхшы булачак.

Арыслан (23 июль - 23 август) 
Әгәр тыныч һәм максатчан булсагыз, һичшиксез, уңышка ирешерсез. Сезгә якыннарыгызга игътибарлырак булырга кирәк. Яңа танышыгызның ышанычын яулагыз һәм ул да сезгә үзенең ышанычлылыгын күрсәтер. Җыелып килгән өй эшләре турында онытмагыз.

Кыз (24 август - 23 сентябрь)
Үткәндәге кайбер хаталарны төзәтү мөмкинлеге туачак. Сезгә тынычлык сакларга һәм эмоцияләрегезне контрольдә тотарга кирәк. Пәнҗешәмбе көнне кешегә каты бәрелүдән тыелыгыз. Җомга энергиягез артуын һәм иҗади күтәрелеш тоярсыз, файдаланып калыгыз.

Үлчәү (24 сентябрь - 23 октябрь) 
Һөнәри өлкәдә дә, шәхси тормышта да уңыш елмаер. Сезгә яраткан кешегез белән бәйле карар кабул итәргә туры килер. Тик карарлар кабул итәргә ашыкмагыз, яңалыкларны көтегез, алар сезнең ниятегезгә билгеле бер төзәтмәләр кертәчәк. 

Чаян (24 октябрь - 22 ноябрь) 
Хәзер сезнең өчен иң мөһиме - үз мөмкинлекләрегезне тормышка ашыру. Сезгә хезмәттәшләрегез яки бөтенләй таныш булмаган кешеләр ярдәм итәргә мөмкин. Сез бюджетыгызны сизелерлек тулыландыра аласыз. Җан тынычлыгыгызны саклагыз.

Укчы (23 ноябрь - 21 декабрь) 
Сезгә үз гамәлләрегез өчен генә түгел, башкалар өчен дә җаваплылык алырга туры килер, ахрысы. Ачуланышуга китерергә мөмкин булган бәхәсләргә кермәскә тырышыгыз. Шимбә көнне сезне отышлы тәкъдимнәр көтә. Ялларны табигатьтә уздырсагыз яхшырак булыр.

Кәҗәмөгез (22 декабрь - 20 январь) 
Бу атнада үҗәтлек дигән сыйфатны онытып торыгыз. Максатка карата фанатларча омтылыш, гадәттә яхшылыкка илтми. Планнарыгыз турында якыннарыгызга һәм дусларыгызга сөйләгез, шул рәвешле сез аларны гамәлгә ашыруны җиңеләйтерсез. 

Сукояр (21 январь - 18 февраль) 
Бу атнада сезне бик күп кызыклы танышулар көтә. Аларның кайберләре сезнең өчен хәлиткеч булачак. Яңа танышлар сезнең карьерагыз яки шәхси тормышыгызда сизелерлек роль уйнарга мөмкин. 

Балык (19 февраль - 20 март)
Бу атнада сез яңа дуслар табарсыз, эшегез кызыграк һәм мавыктыргычрак булыр. Сезгә җиңел булмаган бурыч йөкләргә мөмкиннәр, аны тел тидермәслек итеп башкарып чыгу өчен күп көч кирәк булачак. Аның каравы, бу файдалы тәҗрибә булачак.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев